Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхова әнисенең язмышын кабатлауга ышанмавын белдерә

news_top_970_100
Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхова әнисенең язмышын кабатлауга ышанмавын белдерә
Фото: Илүсә Фәләхованың социаль челтрәдәге сәхифәсеннән

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисенең язмышын бәян иткән. Һәм аның күпмедер дәрәҗәдә үзенекенә охшаган булуын искәрткән.

Тик блогерны күзәтеп баручылар аның язганнарын аңлап бетермәгән, буталып беткән, кайберләре Илүсәнең әнисен гаепләгән, икенчеләре блогерны «юрама» дип ачуланган.

«Әнинең язмышы нинди иде? Ул Үзбәкстан кешесенә кияүгә чыккан һәм шунда күченеп киткән. Анда 5 ел яшәгән. Улы туган, әмма ул лейкемия белән авырып үлгән.

Аннары әни иреннән аерыла, Россиягә күченеп кайта. Туган ягына кайткач, әтигә кияүгә чыга, һәм без туганбыз.

«Минем язмышымны кабатлыйсың, 5 елдан соң минем шикелле кайтасың. Кайчандыр мин әти-әнигә китергән кайгыны син миңа китерәсең», – ди миңа әни.

Ул вакытта телефоннар булмаган, хатлар язганнар. 5 елга 2 тапкыр күрешкәннәр.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Мин моны уйдырма дип саныйм. Мин хаклы булсам иде», – дип язган блогер.

Аны юатучылар да, шулай ук уйламыйча эшләүдә гаепләүчеләр һәм «балагыз авырмыйдыр бит» дип борчылучылар да комментарийлар калдырган:

«Кызганычка, әниеңә охшагансың шул. Акылың арттан йөри. Алдын-артын уйламыйсың. Ашыгасың»;

«Мондый әйберне кеше шаяру итеп тә язмас. Кайтасызмы – кайтмыйсызмы, балагызның исәнлеген теләгез»;

«5 елдан кайтсагыз да Рушан һәм 2 бала белән кайтырсыз. Кайгырмагыз»;

«Нәрсә язганыңны укыдыңмы син. Аллаһ сакласын, диген. Тавыкбаш»;

«Язмыштан узмыш юк»;

«Һәркемнең үз язмышы»;

«Ничек инде ана кеше баласына шундый сүзләр әйтә, шуңа программалаштыра. Киресенчә, әниләр «синеке күпкә яхшырак була» дияргә тиеш»;

«Илүсә, барысы да яхшы булыр. Аллаһ шулай сыный яраткан бәндәсен».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100