Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелү кешеләргә нәрсәсе белән файдалы?

news_top_970_100

Белгород өлкәсендә вазгыять начарлану сәбәпле, федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Шулай ук Украина Кораллы көчләре һөҗүмендә зыян күрүчеләр 1,5 млн сум алырга мөмкин, дип яза Ura.ru. Соңгы берничә елда гадәттән тыш хәл режимы илдә алтынчы тапкыр кертелде.

Баштарак Белгород өлкәсендә төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булды. Әмма 15 августта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков, төбәктә хәлләр катлаулану сәбәпле, федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында хәбәр итте.

«Төбәктә вазгыять бик катлаулы һәм киеренке. Украина кораллы формированиеләре тарафыннан террористик һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Белгород өлкәсендә торак йортларга һәм инфраструктура объектларына зыян килде, һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Бу хәлләрнең масштабы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен төбәккә үзенә генә җиңеп чыгарга мөмкинлек бирми», – дип сөйләде Александр Куренков.

Моннан тыш, ул Монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать итте һәм азык-төлеккә һәм беренче чиратта кирәкле товарларга бәяне контрольдә тотуны үтенде. Аның фикеренчә, бу төр товарларга бәя күтәрүне булдырмаска кирәк.

Нинди шартларда федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелә?

Федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл режимы, төбәк хакимияте соравы буенча, финанс мәсьәләләрен һәм гражданнарны яклау буенча бурычларны уртак хәл итү максатында кертелә. Федераль характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен юкка чыгару бәла-каза булган территориядәге Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан башкарыла.

Федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы өчен, һәлак булучы һәм зыян күрүче кешеләр саны шарт булып тора. Әгәр аларның саны 500дән артык китә икән, хакимиятләр бу режимны кертергә хокуклы. Әгәр матди зыян күләме 1,2 млрд сумнан артып китсә дә гадәттә тыш хәл режимы федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Моннан тыш, характеры һәм чыганагы буенча гадәттән тыш хәлләрнең башка классификациясе дә бар: техноген, табигый, биолого-социаль һәм хәрби төрләр була.

Гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләргә нинди түләүләр тиеш?

Гадәттән тыш хәлдә зыян күргән бөтен кешегә дә 1 тапкыр 15 мең сум түләнергә тиеш. Беренче чиратта кирәкле милеккә өлешчә зыян килгән булса – 75 мең, ә тулысынча юкка чыккан булса – 150 мең түләнә. Бәла нәтиҗәсендә туганнары һәлак булган кешеләргә 1,5 млн түләнергә тиеш, дип хәбәр итә МЧС. Сәламәтлегенә уртача яки авыр зыян килгән кешеләргә 600 мең каралган. Сәламәтлеккә җиңелчә зыян килсә, 300 мең сум алырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100