Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фазлыевларның «буяулары» бетә башлаган…

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның балаларының тән төсе берсеннән-берсе аграк икән.

news_top_970_100
Фазлыевларның «буяулары» бетә башлаган…
Рамил Гали

«Һәр балам «все светлее и светлее». Аяз кап-кара булып туган иде. Ильяс бераз аграк. Ә инде Зифа бөтенләй ап-ак.

Фотога карагыз әле: кызым белән без - каһвә белән сөт сыман», — дип язган Алсу соңгы посты астында.

Чынлап та, ак фонда җете ак күлмәк киеп төшкән җырчының тәне нәни кызчыгы тәненнән бик нык аерыла. Ялангач бәләкәй Зифа әнисеннән күпкә аграк. Әлеге фотода Алсу гүя фәрештә сыман. Бу турыда инстадуслары да искәрткән. Ә Зифаны күбесе әтисенә охшата.

«Әтисенең күчермәсе булып туган, тфү», «Кырыйдан ук кемгә охшаганлыгы күренә, нәкъ Азат!», «Кискән дә каплаган инде, әтисе!», «Бер карау белән гел әтисе дидем», — дип язганнар. «Кояшта каралыр әле», «Дубайга ешрак йөрерсез инде», «Принтерыгызда буяу бетәдер, мөгаен», — дип шаяртучылар да бар.

Кемгә генә охшаса да, нинди генә төстә булса да, ике абыйсыннан соң көттереп кенә дөньяга килгән бу кыз балага исәнлек-саулык, озын гомер телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100