Фазлыевлар палатасы чәчәккә тулган: «Кызны без генә түгел, сез дә көткәнсез икән»
Алсу һәм Азат Фазлыевларның көтеп алынган кызлары дөньяга килде.
Алсу белән Азат Фазлыевлар әлегә бәби тудыру йортында. Бәхетле әти-әни сторислар төшереп, постлар куеп, инстадусларына хәлләре турында сөйләп торалар.
Фазлыевларның палаталары матур чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар белән тулган.
«Аллаһның рәхмәте яусын. Кызны без генә түгел, сез дә бик каты көткәнсез икән. Күрегез әле бу чәчәкләрне. Бузовага матур чәчәкләр бүләк итәләр дигәннәр иде. Безнең чәчәкләр аныкыннан йөз тапкыр матуррак. Бәбиебез туу белән котлап, бик күп шалтыратасыз, язасыз. Барыгызга да җавап та биреп бетереп булмый», — ди Азат.
Алсу Фазлыева бәби табу йортында ипи ашаучылар җәмгыятенә кушылган. «Күптән ипи ашаган юк иде. Мондагы ашауның тәмлелеген белсәгез икән», — дип эремчек запеканкасы, манный боткасын майлы ипи белән тәмләп ашап куя.
Хәл белергә килгән дуслары белән Алсу тәрәзә аша сөйләшә. Барысы да кызның кемгә охшавы белән кызыксына.
Ә инстадуслары, түземсезләнеп, Фазлыевларның нәни кызчыкларына нинди исем сайлаячакларын көтә.