news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Файдалы салат рецепты

Файдалы матдәләргә бай булган  әлеге салат  эчәкләрне чистарта.

news_top
Файдалы салат рецепты
Салат өчен: 250 грамм кәбестә, 1 чи кишер, 1 чи чөгендер, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, борыч, 3 аш кашыгы үсемлек мае.  


Кәбестәне турарга, кишерне эре угычтан уарга, тоз, борыч салып кул белән йомшартырга. Чөгендерне эре угычтан уарга һәм май салып болгатып куярга. Сарымсакны вак угычтан уарга.

Аннары барысын бергә болгатырга, яшел укроп яки петрушка өстәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар