Бик сирәк очрый торган хәл: «ТНВ» телеканалы, быел гына премьерасы булып узган спектакльне видеога төшереп, киң катлау тамашачыларга күрсәтте. Равил Сабырның романы буенча Әлмәт театрында режиссер Александр Далматов март ахырында гына «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен чыгарган иде. Гадәттә, сәхнә әсәрен берничә еллар узгач, репертуардан төшеп калыр алдыннан гына, телевидение өчен яздыралар. Бу юлы ни өчен шундук эфирга чыгарырга булганнар? Телепремьерадан соң тамашачыларда нинди фикерләр калган? Шушы сораулар белән без билгеле шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.
Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» телеканалының генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе:
– Бик дулкынланып карадым бу спектакльне! Хисләндерде дә, уйландырды да. Безгә һәм башка милләт дип тырышып йөргән кешеләргә адресланган тәнкыйть сүзләре дә ишеттек. Анысы да аңлашыла, ул да кирәк әйбер. Зур, көчле әсәр язган Равил Сабыр, искиткеч постановка! Бу спектакльне чыгаруда көч куйган барлык кешеләргә, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевага, режиссер Александр Далматовка, артистларга чын күңелдән бик зур рәхмәт!
Минем өчен бер камертон бар: артист турында онытып, геройны гына күрә башласам, димәк, ул талантлы уйный. Бу спектакль барганда мин геройларны гына күрдем, артистлар турында бөтенләй оныттым, бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән спектакль вакыйгаларына чумдым.
Равил Сабырны мин университетта укыган чагыннан, студент вакытыннан беләм. Ул журналистикадан башлады, зур драматург булып үсеп җитте. Билгеле инде, журналистны бүгенге көн проблемалары күбрәк кызыксындыра, аның язганы күбәләк сыман 1 көн яши, драматург исә мәңгелек белән сөйләшә, безгә тормышның киләчәген күрсәтә. Бу әсәрне язар өчен кыюлык кирәк. Бу спектакльне чыгарыр өчен батырлык кирәк. Минем тирән инануым буенча, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше карарга тиеш. Шуңа күрә мин шундук Әлмәт театрына, спектакльне видеога төшереп, телевидениедән күрсәтергә тәкъдим иттем, алар риза булдылар.
Тагын бер шатлыгым белән бүлешәсем килә. Александр Далматов бит әле тагын безнең канал өчен Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерә. Яшь режиссер булгач, күңелдә бераз шикләр бар иде, тик «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен карагач, уйлап куйдым: «Мин бу егеткә ышанам, ул безнең сериалны шәп итеп куячак», – дидем. Бирсен Ходай, шулай булсын!
Фирдүсә Әюпова, Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры:
– Рәхәтләнеп карадым спектакльне, бик яхшы килеп чыккан! Артистлар шундый оста итеп уйныйлар, барысы да табигый, ышандыра. Мондый формат (киноспектакль) романның эчтәлеген тулысынча ачты, дип уйлыйм.
Дөрес, башланыр алдыннан күңелдә бер шик бар иде: шулкадәр киң колачлы романны ничек бер сәхнәгә сыйдырып бетерерләр икән, дигән идем. Барысы да сыйган, хәтта поезд да бар! 90нчы еллар тулай торагын да күрсәтә алганнар. Ул шундый таныш, атмосферасы да шундый дөрес итеп бирелгән, шул вакытларга яңадан кайткандай булдым. Афәрин!
Сүз дә юк, романны укыгач, геройларны, вакыйгаларны бер төрле итеп күз алдыңа китерәсең, ә спектакльдә, бигрәк тә киноспектакльдә, режиссер варианты, аның карашы тәкъдим ителә. Әйтик, мин официантны башкачарак дип күз алдына китергән идем, чөнки романда «буе да булса, «Камыр батыр» диярләр иде» дип язылган. Ә монда ябык кына бер егет. Ләкин бик тиз вакыт эчендә Фаил Сафиуллинның актер икәнен онытып, аның официант икәненә ышанасың.
Аннары Галимҗан (Айрат Мифтахов) керә. Костюмының ярлыгын салдырырга оныткан. Шушы кечкенә деталь аша да без бик күп мәгълүмат алабыз бит. Димәк, бу кеше өчен әлеге очрашу бик мөһим, ул аңа махсус әзерләнгән, яңа костюмнар сатып алган, уйлангандыр, шикләнгәндер, курыккандыр. Һәрхәлдә бик нык дулкынланган, шулай булмаса, ярлыгын кисеп атарга онытмас иде. Һәм шундый тамашачы үзе уйлап бетерәсе, фантазиясен кушасы детальләр, эпизодлар монда бик күп. Мәсәлән, романда Диләрә (Энҗе Сәйфетдинова) образы зур урын алып тора, аның язмышы бик тәфсилләп сөйләнә. Спектакльдә исә, ничек яшисең, дигән сорауга: «Белмим. Бер мәгънәсез үтте дә китте гомер. Яшәп тә булмый, үлеп тә...» – дип кенә җавап бирә.
Истә кала торган фразалар күп спектакльдә, алар турында әле озак уйланып йөрисең. Татар халык мәкальләре бик урынлы кулланылган, юморга да бай әсәр бу, безнең яшьлек җырлары яңгыравы белән дә кадерле. Берничә кешедән ишеткәнем дә бар – романны укыганда үз тормышыңда булган хәлләр искә төшә, диләр. Ягъни әсәр укучыларда, тамашачыларда ассоциацияләр тудыра, уйланырга мәҗбүр итә. Кайберәүләр, уйланып йөреп, романны тагын бер кат укып чыга.
Әлмәт театры артистларының талантына сокланып утырдым. Персонажларның яшь вакытларын да бик оста итеп уйныйлар, олыгайган чаклары да ышандыра.
Бер генә теләк әйтәсе килә: сәхнәдән сөйләгәндә барлык сүзләргә дә дөрес басым куеп әйтсеннәр иде. Алайса, тү́гел, ке́шнәмәле, кү́зләреңне ма́йландырма һ.б. кебек сүзләр яңгыраганда ничектер колакны ертып кергән кебек. Басымны бит аны икенче төрле «сүзнең җаны» дип тә атыйлар. Сүз дөрес яңгырасын, кешегә тәэсире артсын өчен, аны һичшиксез дөрес басым белән әйтергә кирәк.
Ә җыеп әйткәндә авторга да, режиссер Александр Далматовка да, артистларга, Әлмәт театрының башка хезмәткәрләренә дә, «ТНВ»га да бик зур рәхмәт! Тагын да шундый яңа сулышлы әсәрләр көтеп калабыз.
Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе рәисе, ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый шурасы рәисе:
– Ни кызганыч, мин спектакльне Әлмәт театрына барып күрә алмадым, телевизордан гына карадым, шулай да миңа бик ошады. Дөресен әйткәндә, мин көткәннән күпкә яхшырак килеп чыккан. Чөнки Равил Сабырның романы бик катлаулы, татар әдәбиятына хас булмаган постмодернистик стильдә язылган, вакыйгалар безнең көннәрдә дә бара, 90нчы елларга да флешбэклар күп. Кыскасы, бу әсәргә алынганда режиссер алдында шактый авыр бурычлар торганы аңлашыладыр. Өстәвенә, бу – Александр Далматовның театрда беренче эше. Шуңа да карамастан, ул бу мәсьәләләрне бик оста, мастерларча чишкән, «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрен театр теленә күчереп, аңа яңа сыйфатта яңгыраш – сәхнә тормышы бирә алган.
Рольләр бүленеше бик уңышлы килеп чыккан, минемчә. Энже Сәйфетдинова, Динар Хөснетдинов, Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов – барысы да чама белән бер яшьтә, барысы да үз персонажларын бик оста итеп ача алганнар, бик яхшы актерлар ансамбле килеп чыккан. Дөрес, минемчә, кайберләре тагын да яхшырак уйный ала, потенциалларын тулысынча кулланмаганнар кебек, тик бу гомуми картинаны бозмый, сәхнә әсәренә хилафлык китерми. Без бер үк артистлар башкаруында кино өлешендә персонажларның яшь чагын күрәбез, ә сәхнәдә инде алар олыгайган. Аларның грим ярдәмендә махсус картайтылган актерлар икәне дә бик яхшы күренә, ләкин мондый гына театраль шартлылык аңлашыла һәм кабул ителә.
Минемчә, «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең иң зур уңышы һәм шәп табышы – аңлы рәвештә эклектикага, ягъни бер әсәрдә төрле стильләрне куллануга мөрәҗәгать итүе. Башта без сәхнәдә спектакль күрәбез, вакыйгалар безнең көннәрдә бай кунакханәдә бара, катнашучылар – урта яшьләрдәге ирләр. Кемнәр алар? Каян килеп чыкканнар? Бу сорауларга кино өлеше җавап бирә. Алар 90нчы елларда бергә укыганнар, тулай торакта бергә торганнар.
Әлбәттә, кино кадрлары спектакль эстетикасы белән каршылыкка керә, ләкин әйткәнемчә, роман бик катлаулы, төрле еллардагы вакыйгалар бергә үрелеп бара, һәм Далматов аларны сәхнәдә күрсәтүнең бик отышлы ысулын тапкан. Тик бит әле «Фәхрине үтереп ташладылар» – ул тулы бер чор турындагы әсәр дә. Персонажларның язмышлары илдә барган зур тарихи вакыйгалар фонында языла. Аларны ничек күрсәтергә? Менә шунда инде экранда документаль хроника пәйда була: Ирек мәйданындагы митинглар, суверенитет турында декларация кабул итү, референдум һ.б. Әлбәттә, документаль хроника стиле кино өлеше эстетикасы белән дә, сәхнә драматургиясе белән дә каршылыкка керә. Тик кабатлап әйтәм, режиссер махсус рәвештә шулай эшли.
Спектакль авторлары ул вакыйгаларга бәя бирми, ә бик күпләргә таныш тарихи кадрларны күрсәтеп, шул чорга акцент ясый, бу хроника фон ролен үти, безгә хәтеребезне яңартырга булыша, 90нчы еллар рухын бирә. Шул чактагы вакыйгаларның шаһиты булганга күрә, минем өчен документаль кадрлар спектакльгә аерым бер нота өсти, бөтенләй икенче яңгыраш бирә. Бәлки, яшьрәк тамашачылар моны тоеп та бетермидер. Чөнки алар өчен 90нчы еллар – тарих бит, ә безнең өчен – хәтер.
Тагын бер парадоксаль фикер туды: Далматов беренче чиратта кино режиссеры булса да, «Фәхрине үтереп ташладылар»ның сәхнә өлеше миңа күбрәк ошады. Киносында мин яшь режиссердан ниндидер яңа формалар, яңа кино телен көткән идем. Монда исә гадәти, традицион ысулда төшерелгән яхшы кино күрдем. Үзенең иҗат юлы башында торган режиссер өчен монысы да аз түгел, билгеле.
Аннары, бәлки, мин аңа артык зур таләпләр дә куямдыр. Менә без яратабыз инде сөйләргә: бөек совет кинематографиясе, дибез, аһ, нинди актерлар булган ул чакта, дибез. Шәп актерлар хәзер дә бар, тик аларга элеккеге кебек эшләргә беркем дә мөмкинлек бирми. Мәсәлән, Козинцев Смоктуновскийны «Гамлет»та төшергәндә, башта берничә көн берәр эпизодның репетициясен ясый торган булганнар, аннары 10-12 дубль кинолентага төшергәннәр. «Госкино» ул чакта фильмнарга акча да, вакыт та кызганмаган. Ә хәзер кая карама – чыгымнарны кыскарту турында сүз бара. Бүген кинога төшкән актерлар 1-2, күп булса, 3-4 дубль ясый. Шуңа күрә актерлар һәм режиссерлар вагаймады, дип әйтәсем килә, кинематография үзгәрде.
Александрга алга таба уңышлар телим, соңгысы булмасын. Күренеп тора талантлы кеше икәне, юмор хисе дә бар, җәмгыятьтәге проблемаларны тоя белә, алар өчен йөрәге янганы сизелеп тора.
Равил Сабырга килгәндә, аның бу романына, бәлки, башка театрлар да игътибар итәр әле, дип әйтәсем килә. Чөнки бүген сыйфатлы драматургия аз, бик күпләр прозага, инсценировкаларга мөрәҗәгать итәләр. Аннары инде хәзер элеккеге кебек, башка театрда куелгач, без моны алмыйбыз, диючеләр сирәгәеп бара. Ә «Фәхрине үтереп ташладылар» – көчле әсәр, аның ачарлык потенциалы бар әле. Бу романны башка режиссер, бүтән алымнар кулланып куйса, яңа версиясен карарга бик кызыклы булыр иде.
Лилия Гыйбадуллина, шагыйрә, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе:
– Никадәр парадоксаль тоелмасын, «Фәхрине үтереп ташладылар» – татар әдәбиятында яңа сүз. Роман бер йотымда укыла, геройлары шулкадәр табигый бирелгән, алар реаль күзалланалар, ә вакыйгаларны әйткән дә юк – интрига баштан ахырга кадәр җибәрми. Менә дигән кино булыр иде бу, дип уйлаган идем романны укыганда. Һәм менә Әлмәт театрында Александр Далматов бу әсәр буенча киноспектакль куйды. Сәхнә әсәре китаптан шактый аерыла икән...
Әсәр, бер сүз белән әйткәндә, дәвам турында. Әгъләм шигыре үк шуңа ишарәли – «Дәвам аздан тора...» Азакта да Кадыйр (Динар Хөснетдинов) экраннан тамашачыга төбәлеп: «Ә сез үзегездән нинди дәвам калдырасыз?» – дигән кебегрәк сорау бирә. Әйе, һәр тере җан иясенең бу җирдә төп миссиясе – дәвам калдыру. Әмма Кадыйр, никадәр зирәк, көчле, алдан күрүчән, тугры «авторитет» булса да, бер мөһим мәсьәләдә ялгыша: дәвамны ир-ат үзе генә калдыра алмый. Нишлисең бит, нихәтле генә бөек булмасын, хәтта татар ир-атының да кулыннан килә торган эш түгел бу. Дәвам калдырыр өчен тагын бер җенес вәкиле кирәк. Ни кызганыч.
«Фәхрине үтереп ташладылар» спектаклендә хатын-кызлар бармы? Алар күп, төрле, күптөрле һәм шулкадәр чын! Әйтик, бар Дианочка (Илүзә Набиуллина) – Галимҗан мәктәбенә татар теле укытырга килгән практикант кыз. Ул болай ди: «Ни дә булса эшлик. Җыелыш җыйыйк, ата-аналарга аңлатыйк...». Галимҗанның җавабы: «Һай, Дианочка, күрде инде безнең башлар. Алай җиңел генә булмый ул! Кил әле кочагыма...» Тәрҗемәдә татарча болайрак инде: «Син хатын-кыз башың белән ни аңлыйсың да, ни эшли аласың соң. Син – тән генә ич, аң түгел». Алла сакласын, гомер буе татар теле укыткан Галимҗан абзаң эшли алмаганнарны эшләп куя күрмәсен тагы бу кызыкай...
Бар «Әллүки» кызлары. (Үземез дип торамыз, ягъни мәсәлән). Шигырь китабы чыгарырга Хамистан акча сорап килгәннәр. Билгеле, Хамис матур гына итеп «кукиш» күрсәтә. Шигырь язучысы да – хатын-кыз, китаплык акча сорап йөрүчесе дә – хатын-кыз. Нишлисең бит...
Тагын бар Диләрә (Энҗе Сәйфетдинова). Спектакль башында чибәр туташ, Кадыйрның кәләше, азакта – коляскадагы инвалид, мескен карчык. Студент егетләрнең мәхәббәте – чибәр Диләрә – КВН төркеменең тоткасы. Әлбәттә, ул төркемнең лидеры – Кадыйр. «Болай булмый, берәр нәрсә эшләргә кирәк», – дигәнне, әлбәттә, лидер Кадыйр әйтә. Һәм, әлбәттә, бөтен эшне Диләрә эшли. Тормышчанмы – тормышчан. Татарчамы – татарча!
Аракыга кан агызып ант эчү күренеше бар. Егетләр милләтнең якты киләчәге өчен тырышырга ант бирәләр. «Хатын-кызга ант бирү тиеш түгел, бигайбә», – ди Кадыйр. Ләкин, шайтан алгыры, егетләр ант итеп эчкән аракының табында булуын да Диләрә кайгырта бит. Шуның өчен аны Кадыйр куып та чыгара әле җитмәсә. («Хатын-кыз акча мәсьәләсенә катышырга тиеш түгел, бар, кухняга чыгып тынычланып кер!») Мәйданда да кирәксең, сәхнәдә дә кирәксең, әмма 3 тиен акчага да кул тыкма инде син, сылукаем. Анысы – ирләр эше...
Кадыйр, дәвам калдыралмыйча, бу дөньядан китеп бара. Дәвам урынына ул хыянәтчеләрдән үч алу васыятен калдыра. Бер дә булмаганда ярап тора шикелле. Әмма ...анысы да барып чыкмый. Әсәр азагында пычак Диләрә кулында кала. Сатлыкҗан ир-атларның җинаяте өчен тагын Диләрәгә түлисе. (Сөембикә кебек, әйеме...) Бездә башкача була да алмыйдыр ул. Ир-атлар мәйданлы уйный, сугышлы уйный – хатын-кызларга, аналарга күз яше белән түлисе…
«Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» Дөньяга китерүче зат турында бу дөнья белән уйнап аргач кына искә төшерәләр шул...
Киноспектакльнең авторларына, артистларга һәм аларны тоташтырган-укмаштырган Фәридә ханым Исмәгыйловага бик зур рәхмәт! Дәвам эштән тора!
(Лилия Гыйбадуллинаның фикерләре социаль челтәрләрдән алып бирелде)
Гомәр Даутов – Казан университетының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты:
– Әсәр, әгәр ул чын әсәр икән, уку белән онытылмый, уйларыңда йөри, геройлары белән бәхәсләшеп тә аласың, автор язып бетермәгәнне үзең уйларыңда үстерәсең. Равил Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар» романы белән 90нчы елларны, яшьлеге шул чорга туры килгән тулы бер буынның өмет-багланышларын, яшәешен, омтылышларын күрсәтә алуга ирешкән. Шул ук вакытта ул бүген һич тә әһәмияте кимемәгән проблемаларны калкытып күрсәтә, үз буынының яшьлек хыяллары ни өчен тормышка аша алмавы турында уйлана. Шуңа күрә роман буенча спектакль чыгасын белгәч, мин премьера көнне Әлмәт театрына юл тоттым. Спектакльне карагач, бик канәгать калдым, ул мине тирән уйлануларга этәрде. Чөнки мин үзем дә – 90нчы елларны үткән кеше, миңа геройларының уй-кичерешләре бик таныш. Торган саен яңа фикерләр барлыкка килә тора, элек бер нәтиҗәгә килгән булсаң, хәзер башкага инанасың. Романны, төбенә кадәр төшәр өчен, кат-кат укырга кирәк икән, дидем үз-үземә.
Әлбәттә, сәхнә әсәрендә китаптан аерылган урыннар бар. Беренчедән, форматы бик кызыклы – киноспектакль. Эчтәлекнең бер өлешен экраннан күрсәтү романдагы вакыйгаларны колачлабрак иңләргә ярдәм итә, үткәннәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек ача. Анда бит инде 90нчы еллардагы вакыйгалар бар, алар урамда да бара, тулай торакта да, мәдәният йортында да һ.б. Ягъни бу формат вакыт һәм пространство ягыннан күченеп йөрергә, сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Бер дә бүленмичә бертуктаусыз укысаң, романны чама белән 6 сәгать буе укырга кирәктер. Ә режиссер Александр Далматов кулланган мондый алым әсәрнең эчтәлеген 2 сәгать эчендә ачып бирергә мөмкинлек тудыра. Зур тулы бер эпоханы – 90нчы еллардан алып бүгенгә кадәр булган вакыйгаларны күрсәтә. Аларны гына түгел, роман геройларының характерлары үзгәрешен дә ачып сала.
Спектакльдә романда булмаган, геройларның характерларын бик төгәл бирә торган өстәмә детальләр бар. Бигрәк тә миңа Хамис (Рифат Әхмәдиев) янына студент кызлар (Гөлназ Гибадуллина, Диләрә Фазлыева) шигырь китабы чыгарырга акча сорап килгән эпизод бик ошады. Хамисның андагы үз-үзен тотышы... Әйтеп бетермим инде! Минем үземә дә шундый кара байлар белән очрашырга туры килгәне бар. Бу инде – безнең заман бәласе генә түгел. ХХ гасыр башында да шулай булган, Фатих Әмирханда да бар ул, балаларга мәктәп ачарга акча сорап баргач, байларның шулай үз-үзен тотышы. Тарих кабатлана икән, үзгәрми дөнья. Кеше характеры, ХХ гасыр башында булсын, хәзер булсын, шундый ук булып кала икән. Байлык кешене үзен әллә кем итеп күрсәтүгә, мин-минлеккә этәрә. Шушы эпизод Хамисның характерын (тупас, дорфа булуы) тулысынча ача. Бөтен артистлар да үз персонажларын бик дөрес, бик төгәл тоеп алганнар һәм тамашачыга күрсәтә белгәннәр. Гомумән, романның эчтәлеген, аның идеясен, төп темасын, һәрбер образны дөрес ачып, тамашачыга җиткерә алдылар.
Романны укыганда, Кадыйрның дусларына катгыйлыгы, ант бозган өчен җаваплылыкка тартуы күңелдә ризасызлык тудырган иде. Әйе, татарга хас нәрсә инде ул. Гаяз Исхакый аны «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ында татарның артта калуының өченче сәбәбе итеп күрсәтә. Тормыш ваклыклары белән мавыгып зур эшләргә вакытлары калмауда, ди анда әдип. Яшьлек максимализмы белән, зур идеаллар белән яшәү, әлбәттә, табигый күренеш. Без бит инде барыбыз да – Хамислар, Илгизәрләр, Галимҗаннар. Спектакль ахырында алар, романнан аермалы буларак, кулга алынмый, качалар. Җаваплылыктан качарга өйрәнгән безнең татар. Барыбызның да гаилә бар, ипотека дигәндәй, корсак та көн саен ашарга сорый. Шуңа, минемчә, спектакльдәге финал тормышчанрак килеп чыккан.
Пәрдә ябылыр алдыннан без ни күрәбез? Сәхнә уртасында Диләрә, кулында – пычак. Уйланып йөри торгач, тормыш логикасы үзе шушы финалга этәрәдер, дигән фикергә килдем. Чөнки Диләрә – катлаулы шәхес. Ул әле Кадыйр белән очрашып йөргән вакытта ук егетенә дусты белән хыянәт итә, төрмә начальнигы белән дә ул шул ук юлга баса, баласын да ташлап калдыра. Кыскасы, аның гамәлләреннән чыгып караганда, төп җәзаның Диләрәгә төшүе аңлашыла. Тормышта да шулай бит, таякның авыр башы хатын-кызга төшә. Шуңа күрә спектакльдәге финал дөресрәктер. Бу бетем күбрәк ышандырды мине, чөнки ул нигезле. Белмим кайсы – драматургмы, режиссермы – уйлап тапкандыр, тик бу – спектакльнең уңышы дип саныйм.
Өстәп шунысын да ассызыклыйсым килә: бер булганнан бар да була, дигәндәй, Равил Сабыр искиткеч роман язып кына калмады, әсәренә яңа тормыш, яңа яңгыраш бирә алды. Ул башта «Казан утлары» журналында басылып чыкты, аннары аерым китап буларак дөнья күрде, рус теленә тәрҗемә ителгәне дә басылды, киноспектакль барлыкка килде, аны телевидениедән бөтен халыкка күрсәттеләр. Боларны автор берүзе генә эшли алмый, әлбәттә, әмма ул үзенең актив тормышчан позициясе белән, социаль челтәрләрдәге язмалары, матбугатта чыккан интервьюлар аркылы «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәренә гел игътибарны җәлеп итеп тора. Бүген язучы шулай эшләргә тиештер дә.
Гөлүсә Батталова – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының директор урынбасары:
– Равил Сабыр романы буенча Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен мин «ТНВ» каналыннан карадым. Каналга һәм театрга, әлеге спектакльне репертуардан төшкәнен көтеп ятмыйча, кайнар килеш тамашачыга тәкъдим итүләре өчен бик зур рәхмәт!
Гадәттә, мин әсәр буенча төшерелгән фильмнарны курка-курка гына карый башлыйм. Язучы каләме тудырган тылсымны кино төшерүчеләрнең юкка чыгарган очраклары да бик күп ләбаса. Әмма, шөкер, шикләрем акланмады. Киноспектакльнең фильм өлеше дә, сәхнәдәге өлеше дә ышандыра, вакыйгалар барган чор тулысы белән сине чолгап ала. Финалга кадәр интрига саклана – гәрчә, сюжетны белсәң дә, ни булыр икән, дип карыйсың. Актерлар уены – аларның вакытка, вакыйгага, җәмгыятьтә тоткан урынына карап үзгәрүләре сокландыра. Режиссерлар тарафыннан нечкә тоемланып, актерларга төгәл бурычлар куелган, дигән тәэсир калды.
Милли рух һәм тематиканың бер үк вакытта киноспектакльнең бөтен полотносына сеңгән булуы, әмма ясалма рәвештә маңгайга бәреп әйтелгән лозунг дәрәҗәсенә кайтып калмавы сөендерде. Милли идеяләргә хыянәт яшьлек хыялларына һәм дуслыкка, мәхәббәткә хыянәт белән параллель, алай гына да түгел, бер-берсенә үрелеп баруы, берүк кыйммәтләргә барып тоташуы әлеге проблеманы җиргә – чынбарлыкка якынайтты.
Сәхнәдәге һәм экрандагы каһарманнар һәр тамашачы күңелендә, хәтерендә үз прототипларын тапкандыр. Үз-үзен таныганнар да юк микән әле?! Фәхриләрне кабат-кабат үтереп ташлаган заманда яшибез – сәхнәдәге уен тормышта әле һаман да дәвам итә...