Фәвия Сафиуллина: «Безнең татар булган, бар, булачак. Бетми ул татар!»
Татар язучылары Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон 3 көн Свердловск өлкәсе авылларында, шәһәрләрендә булып, татарлар белән очрашты. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары, журналист, «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина бу сәфәр һәм татар дөньясы турындагы фикерләрен җиткерде.
– Фәвия ханым, язуыларның бу сәфәре нинди максаттан оештырылды?
– Мин бит инде Уралда 42 елдан артык яшим. Шушы вакыт эчендә татарлар белән бик еш аралашам һәм татар телен белүчеләр кими баруына бик эчем поша. Гомумән, узган ел татар теле буенча олимпиада вакытында жюри әгъзасы булып эшләгән вакытта, андагы хаталарны күреп исем китте. Моның төп сәбәбе – балаларның китап укымаулары дип аңладым мин.
Безнең электән үк, Татарстаннан язучылар чакыртып, алар белән очрашулар оештыру тәҗрибәбез бар. Ул халыкта кызыксыну уята. Без 2015 елда балалар белән генә түгел, олы кешеләр белән дә очрашулар оештырдык. Мәдәният йортлары шыгрым тулы булды. Шуңа күрә шушы чараны оештырасым килде быел да. Журналистларны, язучыларны чакырып, алар белән аралаштырсак, тере авторларны күрү кызык булыр иде, дип уйладым.
Без барысы 4 райондагы 8 торак урында булырга уйладык. Татарларның тупланыбрак яшәгән районнары дип атала алар: Красноуфим, Әртә, Әчет һәм Түбән Сырга районнары, Екатеринбург. Һәр районда татарлар күп яшәгән авыллар бар. Алар – нигез авыллар. Кечкенә генә авыллар да бар. Мәсәлән, Красноуфимск районында Бишавыл дигән авыл бар, анда бик аз гына кеше яши. Ә менә Әртә районының Әҗегол авылында әле татарлар бик күп. Килгәч-килгәч, язучыларыбыз күбрәк кеше белән очрашсын дип, халык күбрәк яшәп яткан төбәкләрне сайладык.
– Сез җирле сөйләм үзенчәлекләре турында бик кызык сөйләгән идегез.
– Һәр авыл үзенчәлекле, һәм һәр авылның – үз диалекты. Күрше авыллар гына булсалар да, алар төрлечә сөйләшергә мөмкин.
Менә Казан татарлары, Себер татарлары, Әстерхан татарлары дибез инде, әйеме. Типтәрләр, мишәрләр, әллә кемнәр – диалекттан чыгып, шулай итеп бүлгәлибез бит инде. Ә боларның кайберләре үзләрен «ботык татарлары» дип йөртәләр. Әдәби яктан алай дип әйтелми инде ул. Аларның үзләренең үзенчәлекле теле, «без – ботыклар бит инде» диләр. Мин киләм бит инде аларга. «Без инде сезнең шикелле матур итеп татарча әдәби телдә сөйләшә белмибез, без ботыклар бит инде», – алар шулай дип сөйләшә. Аларның үзенчәлекле татар сүзләре бар. «Кый» – бездә «ич», «бит». Алар әле шулай көйләбрәк сөйләшә. Аннан соң «өмеҗе» – кара җиләк, «мәшкә» – гөмбә, «бүкән» – урындык... Башта миңа: «Бүкән алып килим әле», – дигәч, нәрсәгә дип аптырадым. Алар урындык алып килә икән. Җир җиләге – «шартнама». Гомумән, сөйләмнәре бик кызык. «Кая барасың бәй?» – «Кая барасың соң?» дигән сүз. «Шәй» – «шулай бит, әй» дигән сүз. Алар сөйләменә сүзләр әзрәк татар теленнән дә кергән, башкорт теленнән дә. Монда бит Башкортстан якын гына. Шуңа күрә диалект үзенчәлекле, бик кызык. Мин аларны башта сәерсенгән булсам, хәзер яратып тыңлыйм. Гомумән, безнең Урал татарлары – бик үзенчәлекле халык.
– Бер җөмлә дә әйтеп күрсәткән идегез...
– «Мәсә сун, хыялый, прәме ирмәксең кый» – «Бигрәк кызык кеше икәнсең син» дигәнне аңлата.
– Җанисәп вакытында Свердловскида татарлар шактый кимүне сез ничек аңлатасыз?
– Дөрес итеп алынмау, дәүләт сәясәте белән аңлатам. Безнең татарлар югалмадылар да, беркая китмәделәр дә. Без үзебез җанисәп ала алмыйбыз бит: эшне ел саен ничек алып бардык – шулай алып бардык. Без һәрвакытта татарлар белән элемтәдә, сөйләштек. Әмма халык саны алуны «Дәүләт хезмәтләре»нә калдырып, халыкның үз кулына тапшырып дөрес эшләмәделәр. Андый җаваплылыкны кешегә калдырырга ярамый... Шундый гөнаһым бар, мин соңгы вакытта сайлауларга йөрмим. Йөрисем килми, я вакытым булмый, я нәрсә... Аңлыйм, бу – гражданлык позициясеннән читкә китә. Анда барудан мәгънә күрмим. Шуның шикелле, бәлки, кеше дә шулай дип аңлагандыр вазгыятьне.
Ничек кенә аңлатулар алып барсак та, без бит инде ниндидер ярты ел эчендә бөтен 143 мең татарның һәрберсенә барып җиткерә алмадык. Әле ул 143 мең 2010 елда булган. Ул сан күбрәк булырга тиеш безнең барыбер. Ник дигәндә, бик күп катнаш гаиләләр бар. Ассимиляция бар, аннан беркая да китә алмыйбыз. Аларның күбесе, бәлки, үзләренең милләтен күрсәтмәгәндер. Шуннан тагын бик күп инде. Менә мин күпме кеше белән сөйләшәм – олы кешеләр интернетка керә белми, «Дәүләт хезмәтләре»н белми.
Әртә Шигере дигән бер авыл бар бездә, шунда бер апа белән сөйләшәм.
Сез җанисәптә «татар» дип язылдыгызмы соң?
Бәтәч, килмиләр бит әле. Минем языласым килә, «татар» булып языласым килә, кайчан киләләр микән соң?
Ярты ел үтте бит инде, апа-җаным, – дисәм, «Кит аннан!» – ди.
Менә шулай итеп, бик күп авылларда, интернет булмаган җирләрдә, олырак кешеләрдән җанисәп алмый калдылар. Андый кешеләр, андый җирләр күп.
Гомумән, бу 2020-2021 елгы җанисәпне мин яңабаштан элеккечә, дөрес итеп алдыртыр идем, әгәр дә хәлемнән килсә. Хәлемнән килә торган әйбер түгел, кызганычка. Аңа бит күпме ресурс кирәк, акчалар да кирәктер. Гомумән, ничектер, күз буяу шикеллерәк кенә булды ул. Дөрес булмады. Безнең өлкәдә 50 мең татар кимергә мөмкин түгел. Пандемияләр белән,бәлки, 10 мең кимегәндер. Артуы да бар бит инде аның. Шуңа күрә берәү дә ышанмый бездә аңа.
– Без татар авылларындагы мәктәпләрдә булабыз. Укытучылар үзләре дә әйтә «тел бетеп бара» дип. Сез ничек уйлыйсыз, шушы шартларда телне саклап буламы ул?
– Безнең төп мәсьәлә беләсезме нәрсәдә? Татар мохите кирәк. Гаиләдә татарча сөйләшүче кирәк. Беренчедән, кызганычка, бик күп гаиләләрдә, татар активистларының үзләре арасында да, татарча сөйләшүче кешеләр бик аз хәзер. Икенчедән, интернет бәласе, телефон бәласе – балалар шуннан чыкмый. Татар авылларына да хәзер интернет үтеп керде. Безгә интернетны үзебезчә кулланырга тырышырга кирәк инде. Бик «текә» балалар контенты кирәк татар телендә. Әнә бит, теле ачылганчы ук, бала «Синий трактор»ны көйли башлый, 3-4 яшендә Анна белән Эльзага мөкиббән китә. Заманалар үзгәрде – әз генә булса да алымнарны үзгәртәсе иде. Ниндидер яңа ысуллар уйлап чыгарасы иде балаларны кызыксындыру өчен.
Менә бит үзегез күреп торасыз: без чыгыш ясаганда, балалар бик дикъкать белән тыңлый башлыйлар да аннары соң арыйлар. Ни өчен дигәндә, бөтен сүзне дә аңлап бетермиләр. Әз генә русчага күчтеңме, таныш сүзләр ишетеп, җанланып китә балалар. Менә шуны күреп, минем йөрәгем әрни. Гомумән, элекке заманда әзрәк телне югалтып калган яшь ата-аналар өйдә дә русча сөйләшәләрдер, дип уйлый мин.
Татар авылларында әле әзме-күпме сакланып кала тел. Аннан соң берән-сәрән генә татарча сөйләшергә омтылучы яшьләребез бар безнең. Мин Екатеринбург шәһәрендә яшим инде күптәннән, һәм безнең соңгы елларда яшьләр арасында да татар милли хәрәкәте кузгалып бара. Бәлки, ул яшьләрнең башка төрле максатларыдыр. Бәлки, ул яшьләрнең шушы хәрәкәтне (андый тенденция күренә инде ул) ниндидер иҗтимагый, я сәяси трамплин итеп кулланып, каядыр үтәселәре киләдер. Булсын, үтсеннәр, эшләсеннәр, милләткә файдалары гына булсын! Шуңа күрә мин яшьләргә булышырга, үземнең тәҗрибәмне уртаклашырга телим. Без бит инде олыгаеп барабыз. Мин үзебезнең эштә дә хезмәттәшләремә үз белгәннәремне җиткерәм. Аннан соң инде яшьләр оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә эшләргә тырышам. Алар кайвакытта бераз тәкәбберрәк булып китәләр, «сез бит инде – олы буын, нәрсә беләсез» дигән шикеллерәк караганнары да бар. «Без технологияләр белән эшлибез, сезнең шикелле иске җырлар җырлап кына татар милләтен саклап булмый», – дигән. Мин аларга аңлабрак карарга тырышам. Кайвакытта бик ныклап оештырып та бетереп булмый, барыбер дә бергәләшеп эшлибез.
Менә әле август ахырында гына без Екатеринбург шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре үткәрдек. Мин бу чараны таралып яткан татар оешмаларын берләштерү чарасы итеп күреп, яшьләрне дә, дин әһелләрен дә чакырдым. Безнең «Мәгариф» дигән дини оешмабыз бар, анда яшь Руслан хәзрәт эшли, бик акыллы кеше инде ул. Гомумән, нинди актив татарлар бар – яшьме ул, картмы, олымы ул, кечеме ул, баламы ул – бөтенесен куштык та, рәхәтләндереп, бер мәдәният йортында Сабантуй уеннарын да, халык уеннарын да уйнаттык. Чүлмәк вату дисеңме, күз бәйләп приз табу дисеңме – барысы да татар телендә алып барылды. Фестиваль дә үткәрдек татар коллективлары арасында. Ярыш түгел, фестиваль. Шундый күңелле булды, алар сөенеп киттеләр. Чараларны бергә уздыруның файдасы бар.
Әйтәләр инде, «җырлап-биеп йөрисез, милләткә аннан ни файда» диләр. Сез күрдегез инде, Шәкүр авылындагы бәләкәй генә балаларны. Урыс кызы Даниэлла татарча биеп йөри татар малае белән. Аңа бит сеңә ул, һәр сүзе кереп кала. Кечкенә вакыттан шушы татар очрашуларына барып, «татар булыгыз!» дигән сүзнең «татар» дигән сүзен булса да исендә калдыра бит ул бала. Шуңа күрә мин безнең бу йөрүләрнең файдасы булыр, дип уйлыйм. 1-2 генә балага сеңеп, алар үз эшләрен шушы юнәлештә дәвам итсәләр, бу инде безнең өчен җиңү булыр иде.
Элеккеге вакытлар үтте. Безгә яңа ысуллар кирәк.
– Ничек уйлыйсыз, 10 елдан, тагын берничә елдан, биредәге татарның киләчәге ничек булыр? Мин мондагы укытучылардан да, татар активистларыннан да сораштым. Алар киләчәкне шундый караңгы сурәтләрдә күрә, миңа куркыныч булып китте. Кайберәүләр «татар теленең гомере шул 10 елдыр» дигән фикер дә әйтә...
– Мин татарлар белән күп аралашам. Мин яшьләр белән күп аралашам. Безнең татар булган, бар, булачак. Бетми ул татар! Шундый пессимистик карашларга минем исем китә. Алар, бәлки, аңа «эчтән» карыйлардыр. Билгеле, элекке вакыт белән чагыштырганда, аерма бар. Әмма без бит әле бетмәдек, без бит әле бар. Менә рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез бит әле. Мин концертларга йөрим. Мин Казанда булам, яшьләр белән очрашам, алар менә дигән итеп татарча сөйләшә. Аларның киләчәге бар, аларның балалары үсә. Татар бетми ул. Бәлки, без әз генә позицияне бирәбездер.
Татар хәрәкәте, татар үсеше ул дулкын-дулкын бара. Диңгез дулкыны кебек, бер төшә, бер менә. Миңа калса, менүләр күбрәк булыр. Төшеп тә алырбыз без, менә шушындый вакытлар булыр. Сәясәтне беләсез бит инде – 2017 елда тел белән нәрсә килеп чыкты? Барыбер бетмәдек бит. Менә монда 19 мәктәптә татар теле укыталар иде, бер авылда балалар булмау аркасында гына 18 мәктәпкә калдырдык. Барыбер саклап калдык бит.
Мин Казанны, Татарстанны әйтмим. Андагы хәрәкәтне мин әйтә алмыйм. Без монда читтә барыбер тырышабыз. Ничек итеп булса да, булганны булса да саклап каласы иде, дип тырышабыз.
– Монда яңа Ильяс Вәлишаһлар туармы икән?
– Туып киләләр. Бүген менә бер авылда Мозаффаров фамилияле малай биеде. Аның абыйсы былтыр узган зур бәйгедә шундый матур итеп чыгыш ясады. Айрат Хәмитов жюри рәисе иде, аны югары бәяләде. Талантлы балалар күп. Менә Үрмәкәйдә Динә Әфризунова үсеп килә. Алар бар. Вәлишаһ булырмы ул, башка шаһ булырмы ул, әмма алар бар, булачак та.
– Элек татар теле-әдәбияты атнасына 3 дәрес булган, хәзер сәгать ярым калган. Бу – көчле чигенүме?
– Көчле чигенү. Яңа стандартларга нигезләнеп, без әле бу 3 сәгатьне ничектер саклап калган идек. Бу инде өстән килә торган фәрмандыр, дип уйлыйм мин. Дәресләр атнасына 30 сәгать кенә калган, 5 кенә көн укыйлар. Аны ничек бүлеп бетерсеннәр – мин аңларга тырышам. Күбрәк китап уку булса, өйдә татарча сөйләшү булса... Миңа калса, 3 сәгатьтә дә татар телен камил белеп булмый. Без татар телен көн саен укый идек, башка фәннән дә татарча укый идек, шуңа күрә мин телем әйбәт. Урамнан ишетеп кайтып, өйдә ялгыш кына русча сүз кыстырсаң, әти: «Совсем» сүзен чәпчим чәпчеттегез, урыс аңламаслык иттегез», – дип, Такташ сүзләрен китереп, өйдә я татарча гына, я русча гына сөйләш, дип әйтә торган иде. Русча белмибез ич инде, билгеле, татарча сөйләштек. Әти бик зирәк кеше иде. Ул замандагы кебек татар мәктәпләре булмаса, гомумән, 1 сәгать, 3 сәгать белән генә баланы чын татар әдәбиятына, чын татар грамматикасына өйрәтеп булмый.
– Биредәге татар авыллары Татарстан авылларыннан нәрсәсе белән аерыла? Әйтик, без Акбаш авылында сөйләшәбез. Мин тышкы яктан үзенчәлек күрәм – авыл таралып урнашкан.
– Таралуын таралган... Аннан соң, монда халык гадирәк. Әйтсәм, каты әйтәм бит инде – монда «показуха» юк. Мин әйтмим, Татарстандагы авылларда «показуха» дип, юк. Монда халык яши үзе теләгәнчә, иркенрәк, үзенчә яши. Гомумән, Урал татарлары – үзенчәлекле халык. Аларның үзенчәлекле фольклоры да сакланып калган, гореф-гадәтләре дә сакланып калган, алар аны күз карасыдай саклыйлар. Әле күрерсез Аракайда, ничек итеп саклыйлар алар. Монда халык бик ихлас, гади. Монда көнчелек юк. Дус халык. Миңа монда рәхәт. Авылларга бару, кешеләр белән аралашу рәхәт. Алар безне ишетәләр. Тәкәбберлек юк монда.
- Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина (1959 елның 4 мае, СССР, ТАССР, Арча районы, Ташкичү) – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары, «Урал татарлары» конгрессы җитәкчесе урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы.
- Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1976-1980 елларда – «Татвторсырье» трестында инженер, хисапчы. 1981 елдан Свердловск өлкәсендә яши, технолог, икътисадчы булып төрле предприятиеләрдә эшли. 1993 елдан – татар журналистикасында. Татар телендә тапшырулар алып баручы, «Бердәмлек» редакциясе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, 2011 елдан – Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә, 2018 елдан Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары.