Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җаным, рәхмәт» – Салават Фәтхетдинов гаиләсендә куаныч

news_top_970_100
«Җаным, рәхмәт» – Салават Фәтхетдинов гаиләсендә куаныч
социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдинов бик җитди узышларда җиңүче булган. Бу хакта Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана сторисларында сөйләде.

«Бүген безнең Тутик (Рөстәм) Тольяттида боздагы узышлар буенча Россия чемпионатында чиста җиңү яулады. 6 заезд – 5 җиңү.

Мин бик бәхетле. Сез дә безнең шатлыгыбызны бүлешерсез дип ышанам», – дип яза ул.

Рөстәм өчен җанатарга Тольяттига бөтен гаиләсе, хатыны Рузиянең әтисенә хәтле килгән. Барысы арасыннан Салават абый улының уңышларына аеруча шат. Җырчы видеокадрларда кояш кебек балкый.

Әлеге көн вакыйгаларын Рөстәмнең хатыны Рузия дә күрсәтә. «Бер-бер артлы җиңелүләр артта калып, алда безне бары тик җиңүләр генә көтә дип ышанам. Җаным, бүген безгә бүләк иткән хис-кичерешләр өчен рәхмәт», – дигән ул иренә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 10 февраль 2025
    Исемсез
    Барлык малайларга урнэк егет ускэн !!!!
  • 10 февраль 2025
    Исемсез
    Молодец 👍 Рустам ! Этиеннен шатлыгы син !
  • 10 февраль 2025
    Исемсез
    Мажорик Рустик рәхәт куреп йорий, эткәсенен тәнгәсенә күңел ачып. Заводка да бармады, фермага да. Хәтта армия сафларына барудан да баш тарткан.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100