Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фатиха» сүрәсендә «ض» хәрефе урынына «ظ» хәрефен укысаң, намаз бозыламы?

news_top_970_100
«Фатиха» сүрәсендә «ض» хәрефе урынына «ظ» хәрефен укысаң, намаз бозыламы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте сайтында фәтвалар бүлегендә намазда Коръән укыгандагы хаталар турында сорауга җавап биргәннәр.

Әссәламүгаләйкүм! Имам намаз укыганда «Фатиха» сүрәсендә соңгы сүздә «ض» хәрефе урынына «ظ» хәрефен укыды. (Мөхәррир искәрмәсе - (﴿الضَّالِّينَ﴾ сүзендә. Бу намаз дөресме?

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Гарәп авазлары «ض» һәм «ظ» ясалу урыны (мәхрәҗ) буенча бер-берсенә якын. Намаз укучы бу авазларны аера алмаса, яки мондый әйтелеш гадәткә керсә – намаз дөрес булачак. Әмма белә торып, бу хәрефләрне әйтүдә хата ясап уку намазны бозачак:

«وإن كان لا يمكن الفصل بين الحرفين إلا بمشقةٍ كالظاء مع الضاد، والصاد مع السين، والطاء مع التاء؛ قال أكثرهم لا تفسد صلاته. هكذا في «فتاوى قاضي خان». ...إن تعمد فسدت، وإن جرى على لسانه أو كان لا يعرف التميز لا تفسد».

يُنظر: «الفتاوى الهندية»، 1/79.

«Әгәр хәрефләрне тырышлык куймыйча аерып булмаса, мисал өчен «ظ» һәм «ض»; «ص» һәм «س»; «ط» һәм «ت», күпләгән галимнәрнең фикере буенча намаз бозылмый. Бу хакта шулай ук «Фәтава Кадыхан»да китерелгән …Әгәр белә торып [әлеге хәрефләрне әйтелештә хата ясап укылса] – намаз бозыла, әгәр шулай уку гадәткә керсә яки кеше [әлеге хәрефләрне] аера алмаса – бозылмый».

К.: «Әл-Фәтава әл-Һиндия», 1/79.

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100