Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллин турында: «Кайнар йөрәкле кеше иде, шуңа йөрәге чыдамагандыр»

Сәясәтче, экс-депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Фатих Сәүбәновичны белгән һәркем «тынгысыз җан» дип, яратып искә алып сөйләде. «Татар-информ» сәясәтче белән соңгы арада элемтәдә булган кешеләр белән сөйләште.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллин турында: «Кайнар йөрәкле кеше иде, шуңа йөрәге чыдамагандыр»
"Татар-информ" архивыннан

Фатих Сәүбәновичның вафаты бер дә көтмәгәндә килеп иреште. Иң элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Бу Фатих Сәүбән улының туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул чын патриот булды, ул чын күңелдән туган җирен яратты», — диде республика җитәкчесе.

Соңрак Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме урыны һәм вакыты да билгеле булды. Аның белән хушлашу иртәгә - шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасвнда узачак.

Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.

«Кайнар йөрәкле кеше иде ул»

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев:

– Мин аны Балтачта колхоз рәисе булып эшләгән вакытыннан бирле беләм. Ветеринария институтын тәмамлаган, Рәшит Хамадиев белән дуслар иде. Кызыклы, көчле авыл хуҗалыгы белгечләре иде. Фатих Сәүбәнович - уникаль тәҗрибәле кеше. Хуҗалыкта да эшләде, районда райком секретаре, Мамадыш районы башлыгы булып та торды. Берничә ел Татарстанның премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры булды. Аннары Нурлатка китте.

Һәр эшләнгән урынында үзенчә революция, үзгәрешләр кертте. Нурлат шәһәрен үзгәртте, яшәтеп җибәрде ул аны. Татарстанны, эшне яраткан, кешеләрне эшләтә белгән кайнар йөрәкле кеше иде ул. Шуңа күрә аның йөрәге чыдамагандыр да инде.

Нәрсә генә әйтсәләр дә, аның тарих турында язылган китапларын хуплап, кызыксынып укыйм. Авыл хуҗалыгы белгече булып та, тарихны үзе өйрәнеп, аңлап, китаплар чыгару – үзе бер зур адым. Үзенең дә әйткәне булды, ул үзенең китапларын Мәскәүгә алып барып, андагы зур кешеләргә – Россия Думасы җитәкчеләренә, Вячеслав Володинга, Геннадий Зюгановка күрсәткән, укыткан. Ул китапларын Владимир Жириновскийдан да укыта иде. Тарихи китапларны популярлаштырырга тырышты, галимнәр белән киңәшләшеп эшләде.

Кеше буларак та, Фатих Сәүбәнович кешелекле, ярдәмчел иде. Берничә ел элек ул миңа ярдәмгә килде – Түбән Новгородтан бер көчле хирургны табып бирде. Ул табиб миңа операция ясады, коткарып калды.

Фатих Сәүбәнович - гади генә кеше түгел. Холкы катлаулы иде дип хәтерлим, җитәкче кешенең төрле хәлләре булгандыр. Минтимер Шәрипович тәрбияләгән командадан дистәләгән кеше шәхес буларак үсте. Аларның һәркайсы Президент дәрәҗәсендә эшләргә сәләтле кешеләр. «Минтимер Шәрипович Президентлыкка чыкмаса, үзем чыгам», - дип әйтә иде. Ул Президент була алыр иде, сүз дә юк.

Фатих Сәүбәновичның сәяси темпераментын Татарстан файдасына куллану өчен республика Президенты Мәскәүгә җибәргәндер дип уйлыйм.

Фатих Сәүбәновичның йөрәгенә операция ясалган – шунт куйганнар иде. Соңгы көнгәчә аягында йөрде, Татарстанга кайткач та бер урында утыра алмады, гел хәрәкәттә булды, тынычланмады.

Ике атна элек шалтыратканда мин аңа: «Тыныч кына йөр, саклан, йөрәгеңне сакла», - дидем. Кәефең ничек дип сорагач: «Ничава», - дигән иде.

«Якыннарына авырлык китермичә, урын өстендә калмыйча, батырларча китеп барды»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин:

– Безнең өчен зур югалту. Фатих Сәүбәнович – кабатланмас шәхес. Минем язмышымда шактый роль уйнаган кеше. Без 30 елга якын дустанә мөнәсәбәттә булдык. Мин аның гаиләсе белән таныш. Фаҗигаләр кичергәнен, нинди тырышлыклар белән максатка ирешүен төптән беләм. Зур шәхес. Милләтебезнең асылы. Арабыздан вакытсыз китүе күңелне борчый. Аллаһы Тәгаләдән узып булмый.

Фатих Сәүбәнович файдалы эшләр эшләп калдырды. Ул онытылмаячак. Аның кебек кешеләр бик сирәк туа. Йөз ел түгел, ике йөз елга бер туа аладыр. Ул мөстәкыйль фикерле, батыр кеше иде. Якыннарына авырлык китермичә, урын өстендә калмыйча, батырларча китеп тә барды. Урыны җәннәттә булсын, - диде ул.

«Мин үлеп терелдем», - дип сөйләгән иде»

Татарстанның халык шагыйре, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев:

– Фатих Сәүбәнович белән көн аралаш диярлек телефоннан сөйләшеп тордык. Мин аны Мамадышта башлык булып эшләгән чагыннан ук беләм. Татарстанга Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин килгән вакытта аның кунак итүен, аралашканнарын беләм. Үзе тәфсилләп сөйли иде.

Фатих Сәүбәнович бик кызыклы кеше иде. Ул чын мәгънәсендә фидакяр шәхес иде. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарды. Аның эшләү даирәсе искиткеч киң булды. Беренче чиратта, ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде, районнарда җитәкче дә, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры булды, Россия Дәүләт Думасы депутаты булып та эшләде. Соңгы вакытта Президентыбызның киңәшчесе иде. Моннан тыш, ул галим дә, язучы, журналист та иде.

Татар халкы тарихы, дин, авыл хуҗалыгы турында дистәдән артык китап бастырып чыгарды. Әңгәмәләре искиткеч шәп, мәгълүматлы була иде. Телефоннан шалтыратса, бер сәгать буе сөйләшә, мәгълүматның 90 процентын үзе сөйли иде. Эшләгән эшләре дә, фикерләре дә күп.

Бик күп вакытын киләчәкне уйлауга багышлады. Бүгенге көн генә түгел, киләчәкне күзаллаган кеше иде ул. Соңгы арада аны экологик проблемалар борчыды. Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгаларының чисталыгы өчен кайгырды. Чүп ташлау проблемасы да аның өчен мөһим булды. Чүпне сортлап, аерып ташлау кирәклеге турында сөйли иде. Ул бернәрсәгә дә битараф калмады. Нәрсә турында сөйләсә дә, янып, дулкынланып, ялкынланып сөйләде. Ул янып яшәде һәм янып вафат та булды. Аның йөрәге түзмәгәндер.

Моннан берничә ел элек Мәскәүдә яшәгәндә авырып алган иде. Чак кына үлемнән калды. «Мин үлеп терелдем», - дип сөйләгән иде миңа.

Телефоннан күпме сөйләшсәк тә, һич кенә дә сәламәтлегеннән зарланмады. Тавышы көр иде. Яңа китабын әзерләү турында сөйләгән иде. Казан Сабан туенда күрешергә тиеш идек, әмма мин бара алмадым. Күрешә алмыйча калдык.

Соңгы арада Казанда яшәде, Тынычлык бистәсе янында, өе урман эчендә урнашкан иде.  Китаплары татарча, русча, инглизчә басылып чыкты. Дәүләт Думасына барсаң, безнең депутатлар турында сүз чыкса, Фатих Сәүбәновичны телгә алмыйча калмыйлар иде. Ул бөтен кешенең күңелендә гомерлеккә истә кала торган шәхес, - диде ул.

«Бүген сине эт итеп сүгеп ата да, берничә көннән соң шалтыратып, күкләргә чөя иде»

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов:

Фатих Сибагатуллин вафат – һич тә ышанып булмый. Шулкадәр фикере, идеясе, энергиясе ташып торган баһадир кеше 72 яшендә китеп барамыни....

Фатих Сәүбәнович белән шактый кызу бәхәсләр дә булды безнең арада. Әмма ул иң беренчеләрдән булып безнең эшләребезне күреп, күтәреп алды, һәрдаим ярдәм итеп килде. Сүзе белән дә, конкрет саллы гамәлләре белән дә!

Әйбәт, ихлас күңелле кеше иде ул. Үч-ачу сакламый иде. Бүген сине эт итеп сүгеп ата да, берничә көннән соң шалтыратып, күкләргә чөя, минем яңа проектларымны мактый-мактый, ярдәм итү юлларын эзли башлый...

Сәнгатьне, татар җырын бик нык яратты. Бигрәк тә озын халык көйләрен. Ул аларның һәрберсенең хәтта тарихын да белә иде..

Бик зур рәхмәт Сезгә, Фатыйх Сәүбәнович! Урыныгыз оҗмахта булсын! – дип язган продюсер социаль челтәрендәге аккаунтында.

«Энергиясе артыгы белән ташып торды»

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев:

– Фатих Сәүбәнович белән озак еллар дус яшәдек, студент вакыттан ук таныш идек. Ул Мамадыш районына беренче секретарь булып килгәч, якыннан таныштык. Эленке-салынкы яшәгән Мамадыш районын биш-алты ел эчендә аякка бастырып китте. Шул көннән бирле Мамадыш районы республикада алдынгы, мактаулы һәм мул уңыш бирә торган, кешеләре чын мәгънәсендә тырышып эшли торган район булып калды. Мин аңа шуның өчен һәрвакытта рәхмәтле булдым.

Фатих Сәүбәнович бик сирәк очрый торган зур энергияле кеше иде. Энергиясе артыгы белән ташып торды. Ул битарафлыкның ни икәнен белмичә яшәде. Үз халкын да, туган ягын да, дусларын да яратты. Гадәти кеше булмады. Һәрвакытта янып, ут булып яшәде. Нык кеше иде, вакытсыз китеп барды. Урыны җәннәттә булсын, - диде ул.

«Эшләгән эше 20 кешегә җитәрлек»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев:

– Язын туды, җәен китап барды. Эшләгән эше 20 кешегә җитәрлек. Аның турында нәрсә әйтсәң дә аз булыр кебек. Дүрт ел буе бергә эшләдек. Мине колхоз рәисеннән министр урынбасары итеп билгеләгән иде.

Фатих Сәүбәнович белән эшләгән кеше тормышта югалмый. Аның белән эшләве, бер яктан җайлы, икенче яктан, ул бик таләпчән. Шәхес мәктәбен узасың. Аның төп максаты – нәтиҗәгә эшләү. Ул барлык яңалыкларны яхшы сизә, тоемлый һәм үзенчәлекле итеп тормышка ашыра ала иде.

Сүзе булса, шикләнмичә, курыкмыйча үз сүзен әйтте. Татарларның могиканы булды. Киң күңелле татар җанлы кеше булды. Аның турында бер китапта гына да язып бетерү мөмкин булмас иде, - диде ул.

«Гади кешеләргә дә ярдәм итеп яшәде»

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин:

– Республикабызның зур, көчле, легендар шәхесе буларак истә калды. Авыл хуҗалыгында терлекчелек, үсемлекчелек һ.б. өлкәләргә карашны үзгәртте. Марат Готыф улы Әхмәтов аның эшен лаеклы рәвештә дәвам итте.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә 1997-1999 елларда бергә эшләдек. Мин аның зур мәктәбе аша уздым дип әйтә алам. Һәрчак рәхмәтле булып калам. Кеше һәм җитәкче буларак кешелекле иде. Гади кешеләргә дә ярдәм итеп яшәде, - диде.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100