news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллин белән хушлашу вакыты билгеле

news_top
Фатих Сибагатуллин белән хушлашу вакыты билгеле

Бүген, 72 яшендә Татарстаннан Дәүләт Думасының элекке депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин вафат булды.

Хушлашу шимбә көнне – 25 июньдә 8.00дә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасында үтәчәк, Арча районы Апаз авылында 11.00дә җирләнәчәк.

Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты.

1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.

1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар