Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Әмирхан каберендәге QR-код Әмирхан Еникины күрсәтә

«Интертат» зираттагы хатага тап булды.

news_top_970_100
Фатих Әмирхан каберендәге QR-код Әмирхан Еникины күрсәтә

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының күренекле әдипләре җирләнгән. Алар турында биографик мәгълүмат QR-кодлы такталарга урнаштырылган. Тик журналистлар зур хатага тап булды. Фатих Әмирхан кабере янында урнаштырылган тактада... Әмирхан Еники турында мәгълүмат куелган.

Фатих Әмирхан (1 гыйнвар 1886 – 9 март 1926) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы, «Әльислах» басмасына нигез салучы. Киң җәмәгатьчелеккә иң танылган әсәре – «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повесте. 40 яшьтә туберкулездан вафат була.

Әмирхан Еники (2 март 1909 – 16 февраль 2000) – татар язучысы, журналист, тәрҗемәче. Психологик проза остасы. Иң танылган әсәрләре – «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) повесте, «Матурлык» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965) хикәяләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100