Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирын оныкларына яздырган әбине кияве өеннән куа

news_top_970_100
Фатирын оныкларына яздырган әбине кияве өеннән куа
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә өлкән яшьтәге ханым Яңа ел алдыннан йорт-җирсез калган. Ул фатирын оныклары исеменә яздырган һәм хәзер аларның әтиләре – пенсионер ханымның элекке кияве – аны фатирыннан куа. Бу хакта Губернiя Daily сайты яза.

Бу ханымга Бийск шәһәрендәге фатирны эш урыныннан (за выслугу лет) биргәннәр. Ул кызының беренче иреннән туган балаларын шушы фатирына яздырган. Пенсионерканың үзенә фатирда өчтән бер өлеш кала. Авырган вакытта хатын-кыз үз өлешен дә оныкларына яздыра. Пенсионер ханымның кызы да шулай эшләгән, аннары вафат булган.

Тик, күп тә үтми, пенсионерканың элекке кияве фатирны тартып алу өчен аны судка бирә. Фатирда аның бөтен баласы да (пенсионер ханымның оныклары) пропискада була, әмма алар әтиләре белән бергә яшәгәннәр.

Бу ир-ат судта әби кешенең оныкларын мыскыл итүен: кыйнаганын, ашатмаганын һәм мәктәпкә җибәрмәгәнен сөйләгән. Пенсионер ханым исә, элеккеге кияве аны оныклары белән күрештермәвен һәм аралаштырмавын әйткән.

Беренче инстанция суды пенсионеркага фатирында 10 ел яшәргә рөхсәт иткән. Тик мондый карар кияүгә ошамаган һәм ул апелляциягә биргән. Нәтиҗәдә, пенсионер ханымның фатирда яшәү срогы 1 елга кыскарган. Пенсионерка үзенә дип бирелгән фатирында октябрьдән бирле законсыз яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100