Фатирны үзенеке итәр өчен студент егет әти-әнисен һәм сеңлесен үтерергә заказ биргән
Фатирны үзенеке итәр өчен студент егет әти-әнисен һәм сеңлесен үтерергә заказ биргән
Сочида 23 яшьлек студент егет әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп, фатирга хуҗа булырга уйлаган. Үтерүчеләргә ул әти-әнисен югалткан ул кебек тотарга вәгъдә биргән.
Ул үзенең максаты турында дустына сөйләгән, дусты исә полициягә җиткергән. "Киллер" булып кыланган полиция хезмәткәренә ул 3 миллион сум акча вәгъдә иткән. Бу акчаны ул фатирны алганнан соң түләргә вәгъдә итәкн.
Егет үтерүчегә әти-әнисен югалткан бала кебек тотарга вәгъдә биргән, "күз яшьләрен түгәчәген" әйткән. Студент әти-әнисенең кайсы фатирда яшәгәнен әйткән, камераларның кайда икәнен аңлаткан, эт барлыгы турында кисәткән һәм үтерүчегә пычак биргән.
Егетне расписка биргәндә кулга алганнар.