Төзек булмаган җылылык җиһазлары аркасында фатирда янгын чыгарга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 204 нче янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчесе урынбасары Евгений Орнацкий сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Янгыннарның күпчелеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу аркасында килеп чыга. Шәһәр халкы электр җиһазларының төзеклеген тикшереп торырга тиеш. Төзек булмаган техника ут чыгарырга мөмкин. Җылылык җиһазларын тиз янып китә торган материаллар янына куярга ярамый», – дип сөйләгән Орнацкий.
Җылыткычларны кушылган килеш озак вакытка караучысыз калдырырга киңәш ителми, диде ул. Шулай ук балаларга электр җиһазлары һәм чыбыклар белән уйнарга рөхсәт итәргә ярамый.
Моннан тыш, һәр фатирда ут сүндергеч (огнетушитель) һәм янгын турында хәбәр итү җайланмасы булырга тиеш, дип киңәш итә ул. Алар төтен чыгуны үз вакытында ачыкларга һәм утны башлангычында ук сүндерергә булышачак.