Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирны арендага бирү өчен күршеләр ризалыгы кирәк булырга мөмкин

news_top_970_100
Фатирны арендага бирү өчен күршеләр ризалыгы кирәк булырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фатир хуҗалары өчен үз торакларын арендага биргәндә күршеләреннән язма ризалык алу бурычын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу закон проектын Дәүләт Думасына ЛДПР партиясе депутатлары һәм аларның башлыгы Леонид Слуцкий керткән, дип яза «Российская газета».

Ризалыкны рәсми найм килешүе төзелмәгән һәм килешүне теркәү үткәрелмәгән очракларда алырга тәкъдим ителә.

Әлеге инициатива күпфатирлы йортларда яшәүче башка торак хуҗаларының хокукларын яклауга юнәлтелгән. Закон проекты авторлары фикеренчә, фатирларны арендага биргәндә бик еш кына аларның мәнфәгатьләре бозыла. Бу – бигрәк тә фатирны кыска вакытка (мәсәлән, көнләп) арендага биргәндә килеп чыга, уңайсызлык тудыра һәм уртак милеккә зыян килү куркынычын арттыра, дип аңлата депутатлар.

Проектта аңлатылганча, килешү ирекле язма формада була ала, милеккә хокукны раслый торган документ реквизитлары һәм шәхси мәгълүмат булырга тиеш. Физик затлар өчен бу – исем фамилия, әтинең исеме, паспорт мәгълүматлары, ә юридик затлар өчен – оешманың тулы исеме һәм төп дәүләт теркәү номеры.

Бу яңалык йортта яшәүчеләр арасында низагларны киметергә, күп фатирлы йортларда яшәү иминлеген һәм уңайлылыгын арттырырга булышачак, дип саный авторлар. Әлеге документ мондый мөнәсәбәтләрдәге төрле якларның, шул исәптән арендага бирелә торган фатир хуҗалары, яллап торучы һәм күршеләрнең мәнфәгатьләре балансын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, закон проекты авторлары күршеләрнең ризалыгы тиешенчә рәсмиләштерелмәгән килешү белән торакны арендага бирүче милекчеләр өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим итә. Шуңа бәйле рәвештә проектны кабул итү киләчәктә административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100