Фатирга җылы бирмәсләр, кемгә шалтыратырга?
Татарстанда кайнар элемтә эшли башлады.
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә телефонына шалтыратып, җылылык җибәрү проблемалары турында сөйләп, гариза калдыра ала. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу каналга мөрәҗәгать итеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар кабул итүне таләп итеп булачак. Ягып җылыту сезоны биш көн дәвамында тәүлек буенча уртача температура 8 градус яки түбәнрәк булган очракта башланырга тиеш, диелгән ведомство хәбәрендә. Гражданнар гариза язган очракта җылылык иртәрәк тә бирелергә мөмкин.
- Кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Мөслим районнары социаль учреждениеләргә җылылык җибәрде.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.