Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирга ремонт ясаучы ир-ат яшь хуҗабикәне үтереп, чүп-чар арасына яшергән

news_top_970_100

Санкт-Петербургта 27 яшьлек кызны үтерү турында җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кызның мәетен фатирында төзелеш чүп-чары арасыннан табалар.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, үтерүче 27 яшьлек кыз мәетен полиэтиленга төрә һәм төзелеш чүп-чары салынган капчыклар арасына яшерә.

Аны 41 яшьлек ир-ат үтергән дип фаразлыйлар. 27 яшьлек кыз аны фатирына ремонт ясау өчен яллаган. 23 ноябрьдә кыз фатирына килә, ул ремонт барышын тикшерергә тели һәм югала. Хокук саклаучылар фатирны тикшергәндә аның мәетен таба. Мәетнең муенына тимер чыбык чорналган, ул бүлмәнең бер почмагындагы өем эчендә ята. Үтерүче качкан, аны полиция эзли. Ул якын чит илдән килгән, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Юлиана исемле кызны үтерүдә шикләнелүче 41 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар, ул Кыргызстан гражданины. Аны табу турында 27 ноябрьдә мәрхүмә кызның апасы әйткән.

Мәрхүмәнең мәетендә кан оешкан урыннар, муенында тимер чыбык эзе була.

«Үтерүчене тоттылар. Сеңлем белән фотога карыйм да, ышана алмыйм, без кабат фотога төшә, көлешә, кочаклаша алмыйбыз. Сеңлем, син мәңгегә минем йөрәгемдә калырсың», – дип яза ул.

Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлау турында хәбәрне Эчке эшләр министрлыгында да раслаганнар. Үтерү сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Юлиананың танышлары сүзләренчә, ул бу фатирда ремонтны күптәннән ясый. Ул Петербургка Казахстаннан күченеп килгән, биш ел биредә чәчләр үстерү буенча хезмәт күрсәтә. Ул Евразия күләмендәге Hair Extension Guru 2021 бәйгесендә катнашкан, үзе дә укыту белән шөгыльләнгән. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә әле мондый язу тора: «Без беркайчан да хәзергедән яшьрәк булмаячакбыз».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100