Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирга кергән карак балаларны скотч белән бәйли, аннары аракы эчеп исерә дә йоклый

news_top_970_100
Фатирга кергән карак балаларны скотч белән бәйли, аннары аракы эчеп исерә дә йоклый
https://pixabay.com/

Мәскәүдә фатир басарга кергән карак балаларны скотч белән бәйләп куйган, аннары аракы эчеп исергән дә йокыга киткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Җинаять 15 майда була. Хокук саклаучылар ачыклаганча, карак курьер булып кылана, ул шулай алдап фатирга керә.

Карак ике баланы скотч белән бәйләп куя, аннары акча эзли башлый. Ул акчаларны таба алмый, эзләгән чакта аракы эчкәләп йөри. Шулай йөри торгач исерә дә йоклап китә.

Бу арада балалардан бәйдән ычкыну җаен таба, шуннан соң ярдәмгә өлкәннәрне чакыралар.

41 яшьлек җинаятьчегә карата гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100