news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Фатирга балконнан кергән иде». Татарстанда яшәүче хатын ирен чәнчеп үтергән

news_top
«Фатирга балконнан кергән иде». Татарстанда яшәүче хатын ирен чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Түбән Камада яшәүче хатын бергә яши торган ирен чәнчеп үтергән. Ир фатирга балкон аша кергән булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

40 яшьлек хатынга карата «үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдергәннәр.

Тикшерү версиясе буенча, 9 июльдә бу хатын белән яши торган 46 яшьлек ир-ат өйгә исереп кайта. Хатын үзе дә исерек була, ул ирен өйгә кертми. Шуннан соң ир тәрәзәне чүкеч белән вата һәм балконнан өйгә керә.

Ир белән хатын талаша башлый, хатын пычак ала һәм ирнең күкрәгенә берничә тапкыр кадый. Ир урында ук үлә.

Аннары хатын ярдәмгә күршесен чакыра, күрше ир-ат полициягә хәбәр итә.

Әлеге хатын моңа кадәр дә сәламәтлеккә зыян салган өчен җаваплылыкка тартылган булган. Ул хәзер күрсәтмә бирүдән баш тарта, аны сак астына алганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар