news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фатирдан сасы ис чыкса, штраф салалар

news_top

Россия гражданнарына фатирда сасы ис булган өчен 20 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Ольга Леонова хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, фатирдан килгән сасы ис торак биналарны эксплуатацияләүгә карата санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу нәтиҗәсе булырга мөмкин. Бу, мәсәлән, хайваннарны тиешенчә тәрбияләмәү, вакытында җыештырмау һәм башка шундый очраклар белән бәйле.

Мондый хокук бозу өчен физик затларга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган.

Юридик затлар өчен штраф күләме берничә тапкыр күбрәк — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әгәр сасы ис фатирда хайваннар асрауга бәйле булса, йорт хайваннарын хуҗасыннан сатып алу юлы белән тартып алырга мөмкиннәр. Бу норма, бер яктан, хайваннарны яклау максатын күздә тота, икенче яктан — күпфатирлы йортта яшәүче башка милекчеләрнең хокукларын саклауга юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар