Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирдан чыгып качарга маташкан кыз баланың аягы өзелгән

news_top_970_100
Фатирдан чыгып качарга маташкан кыз баланың аягы өзелгән
"Татар-информ" архивы

Свердловск өлкәсендә үсмер кыз фатирдан чыгып качарга маташкан чакта, җитди имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

3 апрельдә кич белән кыз 5нче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән урамга чыгарга җыена. Ул җәймәләрне тоташтырып бау ясый һәм шуңа ябышып төшмәкче була. Бала тәрәзәдән урам ягына чыга һәм егылып төшә. Егылган чакта аның аягы өзелә. Бу турыда «Инцидент Нижний Тагил» төркеме социаль челтәрдә хәбәр иткән.

Үсмер кызны хастаханәгә илткәннәр, ул авыр хәлдә. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, кызның психика белән проблемалары булуы ихтимал. Аның әлеге гамәленең сәбәпләре билгеле түгел.

«Якынча белешмә буенча, үсмер урамга чыгарга бик тели, ләкин ата-анасы рөхсәт итми. Бала җәймәләрдән бау ясый, аска төшәргә маташа. Ләкин көче җитми һәм 5нче каттан егылып төшә», – дигән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых. Бу турыда URA.RU яза. 

Бала тәрәзәдән егылып төшкән чакта әнисе дә өйдә, ул күрше бүлмәдә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100