Җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык белгече Дмитрий Бондарь йортта җылылык торбалары салкын булганда кая мөрәҗәгать итәргә икәнен сөйләгән. Аның сүзләренчә, фатирларда температура +18 градустан түбән төшәргә тиеш түгел. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Күп фатирлы йортларда җылылык өчен идарәче компания җаваплы, шуңа күрә шикаятьләрне шунда юлларга кирәк. Мөрәҗәгатьнең юридик әһәмияте булсын өчен, моны Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы аша эшләү яхшырак. Бу – дәүләт системасы, шуңа күрә милек хуҗаларыннан монда килгән мөрәҗәгатьләр югалмый. Ә чит-ят кушымталар аша җибәрелгән мөрәҗәгатьләр юкка чыгарга мөмкин», – дигән Дмитрий Бондарь.
Әгәр фатир бүлмәләрендә температура нормадан сизелерлек түбән, мәсәлән, +15 градус икән, бу – авария очрагы булырга мөмкин, диде белгеч. Әлеге хәлне чишүнең иң тиз ысулы – авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтырату.
«Кагыйдә буларак, телефон номеры түләү квитанцияләрендә яки подъезддагы элмә тактада язылган була», – дип киңәш итте белгеч.
Аның сүзләренчә, 1 сәгать эчендә аварияләр буенча дежурный җибәрергә тиешләр, ул фатирдагы салкынга бәйле хәлне тикшерә.
«Авария-деспетчерлык хезмәтенә шалтырату белән беррәттән, «Госуслуги Дом» аша мөрәҗәгать калдырырга кирәк. Авария чакыруын вакытында эшләми торган намуссыз идарәче компанияләр була. Авария хезмәтенә мөрәҗәгать итүегезне раслау өчен, мондый гариза ярдәм итәргә мөмкин», – дип йомгаклаган Дмитрий Бондарь.