Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирда янгын чыгып, ир-ат һәм сабый бала һәлак булган

Биш катлы йорт подъездындагы 40 кешене, шул исәптән 15 баланы, эвакуацияләгәннәр.

news_top_970_100
Фатирда янгын чыгып, ир-ат һәм сабый бала һәлак булган

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә Советская урамында бер фатирда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәрабәләрне аралаганда 44 яшьлек ир-ат һәм 2 яшьлек баланы табып алганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Янган фатирда табылган 44 яшьлек ир-ат инде үлгән булган. 2 яшьлек ир бала тапкан вакытта әле исән булып, авыр сулыш алган. Аны табибларга тапшырганнар. Бу турыда агентлыкка Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгында әйткәннәр.

Соңрак тикшерүчеләр «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 2 яшьлек малай да үлгән.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр биш катлы йортның икенче катындагы фатирдан төтен чыгуын күреп алган. Фатирга керү ишеге дә бикле булган. Подъезддагы 40 кешене, шул исәптән 15 баланы, коткаручылар баскычлар ярдәмендә эвакуацияләгән.

Тикшерүчеләрнең башлангыч мәгълүматлары буенча, янгын ут белән саксыз файдалану аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

«Әлеге фаҗиганең ничек килеп чыкканын Башкортстан буенча Тикшерү комитеты тикшерү органнары ачыклый. Һәлак булучыларның ни сәбәпле үлгәнен билгеләү өчен судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк», дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100