Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирда әтисе белән әнисенең мәетен тапкан балалар хәзер Чаллыда апаларында яши

Ир башта хатынын үтергән, аннары үзенә кул салган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Фатирда әтисе белән әнисенең мәетен тапкан балалар хәзер Чаллыда апаларында яши
https://pixabay.com

Быел 25 мартта Чаллыдагы бер фатирда ир белән хатын мәете табылды, балигъ булмаган ике бала бер көндә тома ятим калды. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, җинаять эшенә әле нокта куелмаган.

7 һәм 10 яшьлек ике баланың язмышын опека органнары хәл итә. Опеканы балаларның туган апасы — мәрхүмә әниләренең туган сеңлесе рәсмиләштерәчәк.

Фаҗига «Мәләкәс аръягы» микрорайонында булды. Иртә белән олы уллары ир белән хатын мәетен таба. Бала туганнарына шалтыратып, фаҗига турында хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, 43 яшьлек ир-ат хатынын мендәр каплап үтергән, аннары үзенә кул салган.

Җинаятьнең төрле версияләре карала. Ир-ат көнләшкән булуы ихтимал.

Мәрхүмә 35 яшьлек хатын бухгалтер булып эшли, хезмәт хакы яхшы була, ул матур киенә, үзе машина белән идарә итә. Соңгы вакытта таксист булып эшләүче ире исә хатынын көнли, талаш чыгара. Аерылышканда милек бүлмәс өчен, хатын иренә 500 мең акча тәкъдим итә. Аның бер шарты була — ике бүлмәле фатир хатынга һәм ике балага калырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100