Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирда су өчен түләүне ничек киметергә?

news_top_970_100
Фатирда су өчен түләүне ничек киметергә?
"Татар-информ" архивы

Роскачествоның кулланучы хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Сергей Солодкий «Прайм» агентлыгына фатирда су куллану күләмен киметү турында аңлаткан.

Сергей Солодкий сүзләренчә, интернетта су счетчигы күрсәткечләрен үзгәртергә ярдәм итә торган җайланмаларны рекламалыйлар, тик бу әйберләр белән җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

«Еш кына фатир хуҗалары, счетчикка төрле җайланмалар беркетеп, хисапланмаган ресурслар күләмен арттыра. Аларның бурычын башка фатир хуҗаларына бүләләр», – ди белгеч.

Мондый ысуллар куллану законсыз һәм аның өчен штраф салалар, кайсыбер очракта төрмәгә дә хөкем итүләре ихтимал. Өстәвенә, кагыйдә бозучы бөтен чыгымнарны компенсацияләргә тиеш була.

Шуңа күрә счетчикның эшен тикшереп тору хәерле. Счетчик артыгын санамасын – карап торыгыз. Әгәр шундый хәл сизсәгез, Идарәче компаниягә, яки ресурс белән тәэмин итүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Суны сакчыл файдалану өчен, гадәтләрне үзгәртергә була. Мәсәлән, ваннага кереп ятканчы, душта коену көн саен 50 –100 литр суны саклап калырга ярдәм итә, ди белгеч. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100