Көннәр суыткач, өйгә кайтканда батареяларның салкын булуын күргән кешеләргә җылы юрганнарга төренергә һәм электр җылыткычларын кулланырга туры килә. Бу исә электр энергиясе өчен чыгымнарны арттыра. Әмма законнарда торакта яшәүчеләрнең хокукларын яклау һәм җылыту булмаган һәр сәгать өчен түләүне яңадан исәпләтү мөмкинлеге каралган, дип сөйләгән Дмитрий Бондарь RT басмасына.
Белгеч аңлатканча, Россия Хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар торак биналарга җылылыкны билгеләнгән нормативларны үтәп, өзлексез бирергә тиеш.
Ай дәвамында җылытуны туктатуның гомуми вакыты 24 сәгатьтән артмаска тиеш. Аварияне бетерү өчен рөхсәт ителгән вакыт фатирдагы һава температурасына бәйле. Әгәр температура +16 градустан югары булса, төзекләндерү эшләре 16 сәгатьтән дә озаграк дәвам итәргә тиеш түгел. Температура +12дән +16 градуска кадәр булганда, җитешсезлекне 8 сәгать эчендә бетерергә кирәк.
Әгәр бүлмәдәге температура +12 градустан түбән төшсә, коммуналь хезмәтләр җылытуны 4 сәгатьтән дә соңга калмыйча торгызырга тиеш, дип ачыклык кертте белгеч.
Билгеләнгән срокларны бозган очракта, кулланучылар коммуналь хезмәт өчен түләү күләмен киметүне таләп итә ала. Бондарь сүзләренчә, җылытуны өзүнең рөхсәт ителгән вакытыннан артып киткән һәр сәгать өчен түләү күләме 0,15 процентка киметелә. Әмма түләүне яңадан исәпләү, гадәттә, автомат рәвештә башкарылмый. Шуңа күрә яшәүчеләргә проблема турында үзләренә хәбәр итәргә кирәк.
Моның өчен белгеч идарәче компаниянең авария-диспетчерлык хезмәтенә кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә, гаризаны теркәргә, аның теркәү номерын һәм мөрәҗәгатьне кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясен белешергә киңәш итә. Өстәмә рәвештә «Госуслуги.Дом» кушымтасы аша да хәбәр юлларга мөмкин.
Бондарь авария нәтиҗәсендә зыян килгән очракта, яшәүчеләрнең китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә хокукы барлыгын да искәртте. Әйтик, торбалар шартлау аркасында фатирга зыян килсә яки салкын аркасында гаилә әгъзаларының сәламәтлеге начарайса, компенсация таләп итәргә мөмкин.
Мондый очракларда зыянны раслаучы документлар әзерләргә кирәк. Аларга бәйсез экспертның зыян турында бәяләмәсе, медицина белешмәләре, сатып алынган дарулар һәм түләнгән медицина хезмәтләре өчен чеклар керә. Тиешле нигезләр булганда, матди зыянны да, рухи зыянны да каплауны таләп итәргә мөмкин, ди белгеч.