Ирем белән мөнәсәбәтләребез бик матур башланган иде. Без дусларыбызның туенда таныштык. Хәтерлим, ул кичтә мин кәләш чәчәген тотып алдым. Безне шунда ук «кияү белән кәләш» дип шаярттылар, икенче көнне үк ул мине беренче очрашуга чакырды. Мин дә шунда ук риза булдым.
Без кинотеатрга бардык, кафега кердек, шәһәр буйлап йөрдек. Кулга-кул тотынышкан мизгелне һәр күзәнәгем белән тойдым. Һәр очрашуда йөрәгем дөп-дөп типте. Курку хисе дә булмады түгел, бу бәхет озакка бармас кебек тоела иде. Шулай да, бер ел үтте – без бер-беребезгә торган саен якынайдык, беркайчан да сүзгә килмәдек.
Беркөнне ул мине матур ресторанга чакырды һәм тәкъдим ясады. Мин бәхеттән очып йөрдем!
«Бу чынмы соң? Төш түгелдер бит?» – дип, ышанмыйча, аптырап йөрдем. Мин бит мондый мәхәббәт турында гомер буе хыялландым. 3 айдан соң без өйләнештек. Туйны зурлап үткәрдек – безнең ике яктан да туганнар, дуслар. Безгә мул итеп бүләкләр бирделәр. Туйда җыелган акчаларны яңа фатирга тотарга булдык. Ул вакытта без арендаланган фатирда яши идек әле туйдан соң ипотека алдык.
Фатирны озак сайладык. Минем, эшкә якын булсын дип карадык. Шул ук вакытта шәһәр үзәгендә яшисем килде. Ниһаять, без искиткеч вариант таптык. Фатир зур, ремонтсыз, ирекле планировка белән иде. «Шәп бит бу!» – дип шатландым. Үзебез теләгәнчә бүлмәләрне бүләрбез! Әй, шул чакта бу нәрсәләргә китерәсен белгән булсам...
Эштән кайткач, без яңа йортыбыз турында фикерләшә башладык. Бу иң рәхәт вакыт булырга тиеш кебек иде. Тик бөтенләй киресенчә булып чыкты.
Мин зур ванна бүлмәсе ясарга тәкъдим иттем – әти-әнием янында, кечкенә хрущевкада яшәгәндә дә мин шул хакта хыяллана идем. Әмма ирем риза булмады.
– Ваннага күп урын кирәк, душ кабинкасы яхшырак. Су да азрак тотылачак, – диде ул.
Аның фикере акыллы кебек иде, ләкин… Мин хыялымда роза чәчәге яфраклары салынган ваннада ял итә идем.
– Алай кинодагыча булмый ул, – диде ирем, көлеп.
Киләсе бәхәс бүлмәләр турында булды.
Ирем зур йокы бүлмәсе ясарга теләде – анда компьютерлы өстәл куймакчы иде. Мин исә балалар бүлмәсен зурайтырга телим – ике бала турында хыялланам бит.
– Аларга уйнарга, йөгерергә урын кирәк булачак, – дип аңлаттым мин, әмма ирем башын селкеп куйды.
– Ул вакытка бездә инде дача булачак. Хәзерге тормыш турында уйларга кирәк, – диде ул.
Без бәхәсләшә башладык. Аннары бәхәс талашка күчте. Беребез дә чигенергә теләмәде. Ул үзен тормышчан, ә мине – болытта очучы итеп күрсәтте. Мин исә аны – мине тыңламый, ишетергә дә теләми, дип уйладым.
– Әгәр сиңа үз фикереңне тагу шулкадәр мөһим икән, монда үзең генә кал. Мин әти-әни янына китәм, – дидем.
Ирем берни дәшмәде. Мин әниләргә киттем...