Коммуналь хезмәтләр кайнар суны планлы рәвештә сүндерү вакытын үз теләкләре белән озайта алмый. Вакытны арттыру объектив сәбәпләр булганда һәм җирле хакимият белән килештерелгән очракта гына мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр иткән.
«Мәскәүдә планлы сүндерүләр, кагыйдә буларак, конкрет адрес буенча 10 көн эчендә тәмамлана. Ил буенча төп ориентир булып ике атнага кадәрге вакыт санала: торак фондының техник эксплуатациясе кагыйдәләрендә кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торган ремонт эшләре өчен тәкъдим ителгән вакыт 14 көн дип күрсәтелгән», – дигән Александр Якубовский ТАССка биргән әңгәмәсендә.
Аның сүзләренчә, вакытны озайту бары тик аерым очракларда гына мөмкин.
«Әгәр ресурс белән тәэмин итүче оешмага ремонт яки сынау эшләре өчен күбрәк вакыт кирәк булса, мондый озайтылган вакыт нигезләнергә һәм җирле үзидарә органнары белән килештерелергә тиеш», – дип билгеләп үткән парламентарий.
Моннан тыш, халыкны эшләрнең озайтылу сәбәпләре, аларның тәмамлану вакыты һәм кайнар суны яңадан бирү көне турында алдан хәбәр итәргә тиешләр.
Кайнар су белән тәэмин итүне планлы рәвештә туктату җылылык белән тәэмин итү системаларын профилактик тикшерү өчен үткәрелә. Бу вакытта белгечләр җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрә һәм магистраль торбаларга диагностика ясый.
Төбәкләрнең күпчелегендә профилактик эшләр ике атнага кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта, әгәр сүндерү вакыты 14 көннән артып китсә, кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итә ала.