Фатирда тавык, дуңгыз яки кәҗә асрау тыелмый, әмма, күршеләр риза булмаган очракта, 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Юрист Елена Браун РИА Новости агентлыгына шул хакта сөйләгән.
Күптән түгел Мәскәүдә Олимпия проспектында урамга зур дуңгыз алып чыккан ир-ат турында хәбәр чыккан иде. Ачыкланганча, ир-ат йорт хайванын фатирда тота икән.
«Асрау тыелган хайваннар исемлеге бар (фатирда – ред.), ләкин анда йорт дуңгызы, тавыклар, кәҗәләр һәм сыерлар искә алынмый. Аларны фатирда асрау тыелмый, әмма авыл хуҗалыгы хайваннарын күпфатирлы йортта тоту һәрвакытта да диярлек күршеләрнең яки фатирда яшәүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга китерә», – дип сөйли юрист.
Мисал итеп, Браун тынлык турындагы канунны боза торган шау-шуны, гомум кулланылыштагы мәйданнарга һәм күрше фатирларга тарала торган сасы исләрне, санитар-эпидемиологик нормаларны бозуны китерә.
Юрист билгеләп үткәнчә, бу хокук бозулар өчен җаваплылык һәм штрафлар каралган. Турыдан-туры тыелмаса да, фатирда авыл хуҗалыгы хайваннарын асраучыларны башка маддәләр буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, ди ул.
«Терлек асрау турындагы гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен (РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.52 нче маддәсе) гражданнарга 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф салына ала. Әгәр дә рәхимсез мөгамәлә дәлилләнсә, штраф 15 мең сумга җитәргә мөмкин», – диде юрист.
Моннан тыш, хайванны тартып алырга һәм приютка тапшырырга яки табигый мохиткә җибәрергә мөмкиннәр. Әгәр хайван күршеләрнең мөлкәтенә яки сәламәтлегенә зыян китерсә, хуҗасыннан компенсация түләтәләр, шулай ук күршеләр яки күзәтчелек органнары дәгъвасы буенча суд авыл хуҗалыгы хайваннарын фатирда тотуны тыярга мөмкин, диелә хәбәрдә.