2026 елның гыйнварында Дәүләт Думасы фатирларда этләр һәм мәчеләрнең санын торак мәйданына карап билгеләргә тәкъдим иткән закон проектын беренче укылышта карарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза.
Әлеге инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко белдергән. Документ «Хайваннарга җаваплы караш һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законга үзгәреш кертүне күздә тота.
«Закон проектын Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта карауга әзерләү вакыты итеп 2026 елның гыйнварын билгеләргә», – диелгән документта.
Проект 1 зур эткә яки 1 зур мәчегә торак бинаның гомуми мәйданыннан 18 квадрат метр билгеләү нормативын ныгытуны күздә тота. Бу норма Россиянең бөтен территориясендә кулланылырга тиеш, шул ук вакытта, төбәкләр өчен җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, катгыйрак өстәмә таләпләр кертү мөмкинлеге саклана.
Проектта искәрмәләр дә бар: песинең яки этнең балалары туып, алар 6 айга җиткәнче, лимитларны вакытлыча арттырырга рөхсәт ителә. Күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә урамда йөрергә ярдәм итә торган этләргә карата (собака-проводник) искәрмәләр аерым искә алынган.
Инициатива авторлары фикеренчә, бердәм стандартлар күп фатирлы йортларда күршеләр арасындагы низагларны киметергә һәм йорт хайваннары асраганда санитария-эпидемиология таләпләрен саклауны тәэмин итәргә булышачак, диелә хәбәрдә.