Сәвия карчык вафат булгач, аның бердәнбер кызы Галия өчен бу әллә ни зур кайгы булмады. Беренчедән, Галия аның үз кызы түгел. Икенчедән, карчык инде 80нең теге ягына чыккан иде, ә бу яшьтә үлем белән беркемне дә шаккатырып булмый.
Галия үз әнисен белми. Ул әтисе һәм әбисе белән яшәде. Кыз барлык балаларның да әниләре булуын күрде. Әбисе генә кайвакыт аңа «ятимкәем» дип эндәшә иде. Башка бер кеше дә аңа әнисе турында ләм-мим сүз әйтмәде. Ләкин Галия әнисенең кайдадыр булуына ышана һәм күзгә күренми торган ниндидер көчләр аны яраткан кызы янына җибәрми дип аңлый иде. Ә җибәрсәләр, ул Галияне бик яратыр иде!
Әтисе Васил Сәвия апага өйләнгәндә, Галиягә 8 яшь иде. Кыз нәкъ менә шушы күңел кайтаргыч апа әнисен аның янына җибәрми дип уйлады. Шуңа күрә аны күралмавын яшереп тормады, ачыктан-ачык аңа этлекләр эшләде. Сәвия исә кызның бу этлекләрен әтисенә әйтеп тормады һәм борчуларны үзе хәл итәргә тырыша иде. Галия бу изгелекнең кадерен белмәде, институтка укырга керүгә үк, тулай торакка күченеп китте.
Галия шул ук шәһәрдә укыды, әтисе белән Сәвия апа яшәгән өй арасы – нибары ярты сәгатьлек юл, ләкин ул өенә бик сирәк кайтты. Хәтта аларны туена да чакырып тормады. Әтисен җирләгәннән соң, Сәвия кызга шалтыратты, әмма Галия аңа бик ачулы гына җавап бирде, тизрәк аның белән сөйләшүдән котыласы килде.
Сәвиянең башка туганнары юк иде, шуңа күрә Галиягә җене сөймәгән үги әнисен үзенә җирләргә туры килде. Ләкин бу хәлнең бер төшемле ягы да булырга охшап тора: Сәвиянең әле Василга кияүгә чыкканчы ук үзәктә алган затлы фатиры Галиягә калырга тиеш.
Галия үзе ире белән әбисенең фатирында яши. Ул шәһәр читендәге бер «хрущевка» иде. Кызлары Дания дә, Лилия дә кияүгә чыгып, башка шәһәрләргә күченеп киттеләр, әлегә үзләренең фатирлары гына юк. Галия кызлары белән дә, кияүләре белән искиткеч мөнәсәбәтләрдә булды. Балалары кунакка да еш кайтып йөрде, көн саен озаклап телефоннан сөйләшәләр.
Төпчек кызының менә-менә беренче баласы туарга тора. Ә олы кызы ашыкмый әле, аның өчен беренче урында карьера иде.
Ире Вахит та Галияне һәр эштә хуплый иде, әмма бу юлы Сәвиядән калган фатирга күченүгә каршы килде. Өстәвенә, кече кызлары Лилиягә үз тораклары кирәгрәк тә, ә бер хезмәт хакына тиз генә фатир ала алырлар микән? Ай-һай! Ләкин Галия үз сүзендә нык торды. Аңа бу фатир элек тә бик ошый иде. Шәһәр үзәгендә булуы да кызыктыра. Әле, үз фатирын сатып, анда ремонт ясарга да теләде.
Ләкин Вахит хатынын аңламады. Балаларга фатир саткан акча ныграк кирәк бит. Ләкин Галиянең үз туксаны туксан: балалары эшләп алырлар фатирны, аларның бөтен гомере алда, ә бу – аның соңгы өмете булырга мөмкин бит.
Гаиләдә низаг чыкты, һәм монда Галия оттыра иде. Кызлары аңа шалтыратмый башлады, үзе шалтыратса да, теләмичә генә сөйләшәләр, ә кайвакытта бөтенләй күрмәмешкә-ишетмәмешкә салышалар иде. Ире дә сөйләшми. Галия беренче мәртәбә ялгызлык хисе тойды. Шул вакытта ул, иренең дә, кызларының да игътибарына мохтаҗ булмавын дәлилләргә теләпме, Сәвия апаның фатирына күченергә уйлады.
Иске фотоларны, документларны актарганда, Галия бер хат тапты. Ул аның исеменә язылган иде.
«Кадерле кызым, сиңа барысы өчен дә рәхмәт. Искиткеч балаларың өчен, аларны миңа каршы котыртмаганың өчен рәхмәт, балам. Ничек кенә тырышсам да, син барыбер мине ярата алмадың. Ярар, ичмасам, синең кызларың килеп йөри, акча җибәреп торалар. Аларны шулай хөрмәт белән тәрбияләгәнсең. Син мине гафу ит инде, үги ана белән яшәве авырдыр. Синең өчен әниеңне алмаштырырга бик тырышып карадым, булдыра гына алмадым. Кәгазь белән артык мәшәкать булмасын дип, фатирны Лилиягә язып калдырдым. Дания сеңлесе файдасына баш тартты. Мин беләм, син дә каршы килмәячәксең. Шуңа күрә, кәгазь мәшәкате азрак булсын дип, васыятьнамә язам. Мин сине бик яраттым, миңа гаилә бүләк иткәне, сине һәм искиткеч оныклар бүләк иткәне өчен, әтиеңә дә бик рәхмәтлемен, кызым. Моның турында хыялланып кына була. Рәхмәт сиңа!" – дип язылган иде хатта.
Галия хатны укыды да селкенә дә алмыйча утырды. Димәк, кызлары карчык янына килеп, аңа булышып йөргән?! Алар васыятьнамәнең Лилия исеменә язылганын да белгәннәр һәм берни дә әйтмәгәннәр. Галия иң якын кешеләре үзен сатты дип уйлады, үги әнисе хәтта үлгәннән соң да аннан үч алды.
Галия бер-ике атна фатирда яшәде. Шулай да соңыннан кызы Лилиягә шалтыратты.
«Фатир белән нәрсә эшләргә җыенасың?» – дип сорады.
«Син бит үзең анда яшәргә теләдең», – диде кызы.
«Васыятьнамә буенча фатирның синеке икәнен беләсең бит инде, Лилия...» – диде Галия, үпкәләгән кебек.
Лилия бертын дәшми торды.
«Мин сиңа каршы килергә җыенмыйм, әни. Яшисең килә икән яшә», – диде.
Галиянең хәтта хәле бетеп, башы әйләнеп китте.
«Димәк, сез барыгыз да әйбәтләр: миңа кайда яшисем килә – шунда яшәргә рөхсәт итәсең, Дания үз өлешеннән баш тарткан, син авырлы булгач, Сәвия апа фатирны сиңа калдырган. Һәм бер мин генә убырлы карчык кебек явыз булып чыгам инде? Хәтта әтиең дә каршы килде. Теләсә нәрсә эшләгез. Сатыгыз, яшәгез...» – дип тынып калды Галия, тамагына төер тыгылганын сизеп.
«Әгәр яраса, без ул фатирга күчәбез. Данил эш тә эзләп куйган иде. Ә әнием янда булса, миңа бала белән җиңелрәк булачак», – диде Лилия, ягымлы гына итеп.
«Тагын миннән башка гына хәл итеп куйганнар инде», – дип мыгырданды Галия. Ә күңелендә искиткеч җиңеллек тойды.
«Дөрестән дә, миңа нәрсәгә инде бу фатир. Оныкларым янәшәмдә булса яхшырак булыр. Сәвия әни хаклы булган ул...» – дип уйлап куйды, ниһаять.