news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Фатир салымы» кертү турында риелтор: «Тиздән аларны кысачаклар»

news_top

Өч һәм аннан күбрәк фатиры булган кешеләр өчен яңа салым кертү тәкъдиме белән Санкт-Петербургның финанс комитеты рәисе Светлана Енилина чыккан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Коммерсантъ» хәбәр итүенчә, Россия хакимиятләре өч һәм аннан күбрәк торак объекты булган гражданнар өчен махсус салым өстәмәсе кертү мөмкинлеген карый. Светлана Енилина тәкъдим иткән әлеге идея нигезендә, өстәмә салым йөкләнеше милекнең гомуми кадастр бәясе дәүләт тарафыннан билгеләнгән чиктән күбрәк булган очракта «артык» күчемсез милек хуҗаларына кагылачак.

Әлеге инициатива Россия финансистлары берлеге утырышы кысаларында тикшерелгән. Бу — илнең төрле төбәкләреннән профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен берләштергән һөнәри оешма.

«Челнинские известия» әлеге тәкъдимнең нәрсә белән бәйле булуын ачыклау өчен риелтор Наталья Катаевага мөрәҗәгать иткән.

«Тиздән аларны (торак хуҗаларын) кысачаклар, чөнки бу еш кына салым салынмый торган рәсми булмаган керем. Мондый фатирлар, гадәттә, арендага бирү өчен сатып алына», — дип билгеләп үткән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар