Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фатир өчен суррогат ана булуга ризалаштым»: читләргә ике бала тапкан хатын тәүбәсе

Гаилә кодексы буенча, баланы тудырган хатын-кыз аның әнисе дип санала.

news_top_970_100
«Фатир өчен суррогат ана булуга ризалаштым»: читләргә ике бала тапкан хатын тәүбәсе
фото Розалия М.тарафыннан бирелгән

Розалия М. – суррогат әни. Ни өчен суррогат ана булырга ризалашуын, күпме акча алганлыгын һәм баласыз гаиләләргә алга таба да ярдәм итәргә әзерме-юкмы икәнен ул «Челнинские известия» гә сөйләгән. Лалә Гайфетдинова язмасы.

Сәламәтлек һәм тышкы кыяфәт

Ире белән аерылышканнан соң, 31 яшьлек Розалия 2 баласы белән кала һәм әти-әнисе янына күченә. Кече баласы белән декрет ялында була, күпмедер түләүләр ала, шуңа күрә тормышны алып бару өчен бары тик үзенә генә өметләнергә кала.

«Үзем һәм балалар өчен үз йортымны сатып алырга телим, дип максат куйдым», – ди Розалия. – Акча эшләү вариантларын эзли башладым».

Танышыннан ул 30 мең сум өчен күкәй күзәнәк доноры булу мөмкинлеге турында ишетә, әмма яше туры килми, анда 30 яшьтән яшьрәк хатын-кызлар кирәк була. Әңгәмә барышында куратор аңа суррогат әни булырга тәкъдим итә.

«Дөресен әйткәндә, суррогат аналык турында беренче тапкыр аңардан белдем, һәм бу – миңа ниндидер фантастика кебек тоелды, – дип сөйли Розалия. – 2 сәгать буе минем сорауларыма җавап бирделәр, ә мин, бу программага тәвәккәлли алыр идемме, дип уйлап утырдым. Соңрак бу тема турында күп укыдым һәм «Ә нигә? Миңа бит йөкле булу ошый» дигән хәлиткеч фикергә килдем. Үз финанс проблемамны хәл итү белән бергә, баласыз гаиләләргә дә ярдәм итәм, дигән аңлау килде. Ана булу – тормыштагы иң зур бәхет, ә кемдер аннан мәхрүм бит».

Клиника белән бер чылбырда эшләгән агентлыкның төп офисы Санкт-Петербургта урнашкан, һәм, программага эләккәнче, Розалия башта медицина тикшерүе узган.

«Шулкадәр бөтенесен җентекләп тикшерделәр, әйтерсең, космоска очам, – дип көлеп сөйли ул. – Мин тәмәке тартмыйм, эчмим, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Үземнең балаларымны мин җиңел күтәрдем, җиңел таптым. Иремнең рөхсәте кирәк иде, әмма без аерылышкан булганга, ул пункт төшеп калды».

Медицина тикшерүе нәтиҗәләренә нигезләнеп, мөмкин риск, өстәмә түләүләр, ахыргы гонорар турында язылган юридик килешү имзалана. Агентлык – йөклелек вакытында түләүләр һәм ахыргы гонорар, суррогат ана – йөклелек расланганнан соң үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәү турында үз өстенә җаваплылык ала.

Ләкин Розалиянең суррогат ана була алу сәбәбе аның сәламәтлегенә генә кайтып калмый. Булачак баланың әти-әнисе аның фотосын сайлый. Ә ул үзе аларны бер тапкыр да күрмәгән.

Фото: © фото Розалия М.тарафыннан бирелгән

Түләүләр

Экстракорпораль орлыкландыру (ЭКО) процедурасы беренче омтылыштан ук уңышлы килеп чыга. Ханым өенә кайтып, түләүле клиникага исәпкә баса һәм ай саен түләүләр ала башлый. Моннан тыш, йөклелеге 20 атнага җиткәч, киемнәр алыр өчен аңа 25 мең сум акча бирәләр, чөнки фигурасы күзгә күренеп калыная башлый. Агентлыкның кураторы белән Розалия даими элемтәдә тора, баланың биологик әти-әнисе белән дә ул аралаша.

«Саф һавада күп йөри, балалар белән вакыт үткәрә һәм үз эшем белән шөгыльләнә идем, – ди Розалия. – Йөклелекнең 32 атнасында миңа очкычка билет алдылар, һәм мин Санкт-Петербургка очтым. 2019 елның җәендә суррогат аналар бала таба торган бүлектә сау-сәламәт малай дөньяга килде. Аны миңа ялт кына күрсәтеп алдылар да, шунда ук алып та киттеләр. Нотариус килгәч, тиешле документларга кул куйдым».

Аңа гонорарны банк исәбенә күчерәләр. Закон нигезендә, 2019 елдан суррогат аналык – рәсми рәвештә хезмәт күрсәтү булып, ә юридик килешү хезмәт килешүе булып санала. Шуңа күрә ул кеременең 13 процентын дәүләткә бирә. Әгәр дә Розалия баланы бирү фикереннән кире кайтса, агентлыкка 2 млн сумнан артык зыянны кайтарырга тиеш булыр иде.

Икенче ЭКО

Баланың язмышы белән Розалия кызыксынмый. Дуслары, аның гадәти булмаган «эшен» аңлыйлар, «булдырасың, һәркем дә моңа батырчылык итмәс иде» дип хуплыйлар.

– Иң зур сөенечем – гонорарга үз улым өчен ана капиталын өстәп, 2 бүлмәле фатир сатып ала алдым, – ди Розалия.

Берникадәр вакыттан соң, ул икенче ЭКОга тәвәкәлли. Бу юлы ул үзе Мәскәүдән агентлык сайлый. Тагын күп санлы тикшерүләр үтә, хәтта ялган детекторы да узарга туры килә. Биологик әти-әни белән танышканнан соң, борчуларым кул белән сыпырып төшергәндәй булды, ди ул. Мәскәү агентлыгында моңа рөхсәт бирәләр.

«Ир һәм хатынның яхшы мөнәсәбәте миңа көч һәм үз-үземә ышаныч бирде, – дип хисләре белән уртаклаша Розалия. – Эмбрионнарны күчерүне бу юлы да җиңел кичердем, беренче омтылыштан ук авырга уздым. 3 ай дәвамында агентлык тәкъдим иткән барлык уңайлыклары булган фатирда яшәдем. Биологик әни белән бары тик УЗИга гына йөрдем. Бергәләп миңа кием сайлау яки саф һавага чыкканда ул мине озатып йөрү дигән нәрсә булмады. Аннары бала тапканга кадәр үз өемдә яшәдем. Һәр ай саен ихтыяҗлар өчен билгеле бер сумма күчереп тордылар».

Бу акча артык экономияләми генә яшәү өчен, сәламәт туклану өчен җитәрлек була. Розалия эшләвен дәвам итә, аның күп булмаган керем бирүче үз эше бар.

2022 ел ахырында Розалия кыз бала таба. Бала тапкан вакытта биологик әти-әнисе катнашмый, коридорда көтәләр. Барлык чигерүләрдән соң, Розалиянең хисабына 1 млн сумнан артык акча күчә. Башка суррогат әниләр белән сөйләшеп, ул һәркемгә төрле сумма күчүе турында белә. Игезәкләр өчен, мәсәлән, бер хатын 1,8 миллион сумнан артык акча алган.

Бала тапканнан соң Розалия әле тагын 1 ай Мәскәүдә, агентлык биргән фатирында яши, саулыгын ныгыта. Биологик әни белән аралашып тора, анысы аңа кызының фотоларын да җибәргән.

«Мин аяклы инкубатор түгел»

Чит кеше балаларын көткән чагында, Розалия нинди хисләр кичерде икән?

«Мин – көчле кеше, үзем сайлаган миссиягә адекват карадым, – ди ул. – Балаларның минеке түгел икәнлеген, үз нәниләрен бик озак көткән гаиләләргә ярдәм итүемне аңлый идем. Мин – аларның соңгы өмете, ул өметне җимерә алмыйм. Алар мине «аяклы инкубатор» дип кабул итмәде, ә мин үземне «бала өчен ышанычлы йорт», «бала караучы» дип хис иттем. Корсагыңдагы бала синекеме-түгелме, ул барыбер организмыңның сокларына гына түгел, яратуга мохтаҗ. Балаларга «Могҗиза», «Минем принцессам», «Минем дустым» дип, назлап эндәшә идем. Авыр чакларда – токсикоз вакытында яки арыганда – эчемне сыйпап: «Нәнием, булыш миңа!» – дип сорый идем».

Бәби алып кайтып, ярты ел узуга, Розалиягә танышының кызы шалтырата башлый. Ире белән аларның балалары юк, ул да үзләренә бәби алып кайтып бирүне сорый икән.

«Ә нигә ризалашмаска, дип уйлыйм, – ди Розалия. – Бу юлы агентлык аша түгел, ә барлык сөйләшүләрне үзем мөстәкыйль алып барырга карар иттем».

Юрист фикере

Язма рәвештә килешү төземичә, суррогат ана булу хезмәтен күрсәтү генә – мөмкин түгел, ди юрист Людмила Головина.

«Гаилә кодексы буенча, баланы тудырган хатын-кыз аның әнисе дип санала. Биологик ата-ана документларга әти-әни буларак язылсын өчен, нәкъ менә тудырган ананың ризалыгы кирәк, – дип аңлата эксперт. – Шуңа күрә суррогат ана үз теләге белән барлык пунктлар: йөклелек вакытында яшәү урыны, медицина клиникасында күзәтү һ.б. язылган килешүгә кул куя. Сәламәт бала туган очракта, вакытыннан алда туган сабый өчен яки аның үлемен исәпкә алып, түләү мәсьәләсе – аерым момент».

Әгәр суррогат ана баласын үзенә калдырырга карар итсә, закон аның ягында булачак. Юрист билгеләп үткәнчә, бу нигездә күп кенә суд тикшерүләре булган. Нәтиҗәдә, шактый акча түләгән биологик әти-әни балага хокуксыз кала.

«Хатын-кыз әгәр дустына ярдәм итәргә тәвәккәлли икән, аңа шулай ук барлык кагыйдәләргә нигезләнгән, суррогат ана, клиника һәм заказчы арасында өч яклы килешү төзергә кирәк», – дип йомгаклый юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100