Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фатир, «Мерседес» алды да Әмирлеккә китте». Завхоз кыз 24 миллионлык офис кәгазе урлаган

news_top_970_100

Самарада завхоз булып эшләүче хатын-кыз 24 миллион сумлык – 112 мең кап офис кәгазе урлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

30 яшьлек Анастасия, гади кәгазь урлап, фатир, элиталы машина алган һәм Гарәп Әмирлекләренә даими яшәргә китеп барган.

2020 елның маенда Настя бер оешмага эшкә урнаша. Башта бухгалтер була, аннары хуҗалык эшләре буенча баш белгеч, ягъни завхоз булып күчә. Менә шушы урында ул ел ярым эчендә шактый зур алдау оештыра һәм җинаять эшенә эләгә.

Тикшерү версиясе буенча, Анастасия оешмадан 112 мең кап офис кәгазе урлый – гомуми бәясе 24 миллион сумнан артык. Ничек алып чыккан – пәлтә астына яшергәнме, сумкасына салганмы – хәзер тикшерү ачыклый. Урланган кәгазьне ул танышларына саткан.

Аннары Настя фатир, «Мерседес-Бенц GLC 200 4МАTIC» маркалы машина да алып җибәрә. Шуннан соң аны контрольгә алалар. Ул, үзен җинаять җаваплылыгына тартачакларын сизенә башлагач, милеген тиз генә сата. Хәзер аны халыкара эзләүгә биргәннәр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ята, дип фаразлыйлар.

Аны читтән торып кулга алганнар, әлеге җинаять эше буенча 10 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100