news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Фатир җимерек, хуҗабикә хастаханәдә». Самарадагы фатирда кер юа торган машина шартлаган

news_top
«Фатир җимерек, хуҗабикә хастаханәдә». Самарадагы фатирда кер юа торган машина шартлаган
"Татар-информ" архивы

9 июньдә Самараның Мехзавод бистәсендә урнашкан фатирда кер юа торган машина шартлаган. Хуҗабикә хатының аяклары пешкән, аны хастаханәгә озатканнар, йортта яшәүче башка кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Гадәттән тыш хәл кичке сигезләр тирәсендә була. Шаһитлар шартлау тавышы ишетә. Аннары 45 яшьлек хатын яши торган фатирның тәрәзәләре очып төшә. Урынга оператив хезмәтләр килә. Йорттагы 45 кешене эвакуацияләр.

Әлегә бу хәлнең сәбәпләре билгеле түгел. Шәһәр халкы сүзләренчә, машина эченә газ җыелып торган, аны эшләтеп җибәргәч, очкын чыккан һәм машина шартлаган булуы ихтимал.

Фатирның төп конструкцияләре җимерелмәгән, тик бүлмәләр арасындагы стена ишелгән. Тәрәзәләр ватылган, ванна бүлмәсендә кафель кубып төшкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар