news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фатир идәне ишелеп, кешеләр аска төшеп киткән - видео

Дүрт кеше имгәнгән.

news_top
Фатир идәне ишелеп, кешеләр аска төшеп киткән - видео
https://pixabay.com

Комидагы Емвы шәһәрендәге йортларның берсендәге торак йортта фатир идәне җимерелгән. Биредә дүрт кеше имгәнгән. Аларның тәне тырналган, күгәргән урыннар барлыкка килгән. Вакыйга урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Беренче каттагы фатирда ванна бүлмәсендә унитаз аска төшеп киткән. Йорт 2009 елда төзелгән. Язмадан аңлашылганча, корылма йөкләмәгә чыдый алмаган, диелә хәбәрдә.

Биредә яшәүчеләр дымга, күгәреккә һәм подвалда су җыелып торуга зарланган булган. Аларның сүзләренчә, йорт таркалап бара диярлек. Идән ишелеп төшү — беренче генә очрак түгел икән инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар