Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатир хуҗаларының нинди гадәтләре кеше көлкесенә калдыра?

Совет заманында халык иске-москы кирәге чыгар дип саклый иде.

news_top_970_100
Фатир хуҗаларының нинди гадәтләре кеше көлкесенә калдыра?
https://pixabay.com

Берәр кеше кунакка килгәч, фатирда иске-москы саклаучы, пакетларны юучы, өстәлгә клеенка җәйгән хуҗаларны күреп, гаҗәпкә калырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Совет заманында халыкта иске-москының кирәге чыгар дип саклау гадәте бар иде. Тик хәзер фатирда, балконда иске әйбер саклау көлке гамәл санала. Киләчәктә кирәк булыр дип әйбер сакламыйбыз инде.

Хуҗабикә полиэтилен пакеттан әйберләрне бушатып, юа башласа да — сәер тоела. Элек кенә пакетларны юып, киптереп, яңадан кулланганнар.

Хәзер кибеткә чүпрәк сумка белән йөриләр, полиэтилен пакетларны чүп-чар өчен генә кулланалар.

Келәмнәрне кар белән чистарту да искелек калдыгы. Кар тузанны алмый, киресенчә, пычрата гына.

Өстәлгә дә клеенка җәймиләр инде. Бу — моветон дип санала. Табынга сервировка салфеткалары куела.

Идән чүпрәге итеп иске киемнәрне дә тотмау хәерле. Хәзер моның өчен микрофибрадан яхшы чүпрәкләр сатыла, алар чыдамрак та, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100