Фатир бәяләре турында белгечләр: «Казан – бик кечкенә шәһәр»
Август аенда торак төзелеше күләме ягыннан Казан беренче унлыкка да керми.
Россиянең 15 эре шәһәре арасында ул Ижауны гына узып, арттан соңгы урынны алды. Сәбәбе нәрсәдә? Бу уңайдан экспертларның фикерләре аерыла.
«Казанның яңа төзелешләре зур потенциалга ия»
Август уртасына алынган мәгълүматларга караганда, төзелүче торак күләме буенча Казан Россия шәһәрләре арасында 14нче урында тора. Бу мәгълүмат каян килгән? «Торакны өлешләп төзү турында»гы закон нигезендә, девелоперлар аларны Бердәм торак төзелеше мәгълүмати системасына (ЕИСЖС) кертергә тиеш.
Беренче урында — Мәскәү, анда 16,5 млн кв. метр төзелә, икенче урында – 7,3 млн кв.метр белән Санкт-Петербург, өченче урында 6,6 млн кв. метр төзелеше белән Краснодар тора.
Казанда 1,3 млн. кв. метр торак төзелә. Иң-иң 15 шәһәр исемлегенең соңгы урынында — 1,2 млн кв.метр торак белән Ижау каласы.
«Татарстан башкаласында күп төзиләр, дибез, ләкин бу алай түгел. Күргәнегезчә, Казанның торак төзелеше күләме иң зур 10 шәһәр исемлегенә керми. Безнең яңа төзелешләрдә зур потенциал бар. Дөрес, һәркайсында да түгел», — дип билгеләп үтә бу уңайдан үзенең «Телеграм» каналында «Счастливый дом» («Бәхетле йорт») күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Анастасия Гизатова.
Ул «Татар-информ»га үз позициясен аерым аңлатты. Аныңча, сүз аутсайдер титулы турында түгел, ә бәлки республика башкаласына алга омтылырга урын булуда.
«Халык саны ягыннан Казаннан да азрак, әмма төзелеш күләме ягыннан аны узып киткән шәһәрләр бар. Иске фонды шактый зур күләмдә булганнары да бар. Казан — һәрхәлдә Пермь дә, Ижау да түгел. Күпләр әйтүенчә, Дондагы Ростов кебек үк, Уфа шәһәре дә яшәү дәрәҗәсе һәм башка яклары белән безнең башкалага җитә алмый. Без бер яктан — Россиянең өченче башкаласы, икенче яктан — икенче, спорт буенча — беренче. Ә монда без әлегә җиңеләбез килеп чыга. Ләкин һәрвакытта да һәм һәрнәрсәдә дә җиңәргә кирәкми», — дип фәлсәфи нәтиҗә ясады агентлык әңгәмәдәше.
«Шәһәр үсәргә, ә аның чикләре киңәергә тиеш»
Казанны торак төзелеше күләме буенча артта калган төбәкләр рәтенә Татарстан Риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев та кертми.
«Соңгы берничә елда бездә аңлаешсыз мәгълүмат барлыкка килде, шул исәптән, аны журналистлар да чыгара. Алар тегендә дә, монда да, Казан хәзер беренче түгел, дип язалар. Һәр җирдә беренче булу, мөгаен, татарларның канындадыр. Күрәсең, монгый мәгълүматлар шуның белән бәйле. Яисә, бездә — яңа төзелгән торакларга иң югары бәяләр, дип язалар. Югыйсә, торак бәяләре буенча безнең шәһәр позициясе чама белән шул ук булса да — без лидерлардан ерак, Россиядә каядыр 11-12нче урында торабыз», — дип рейтингларга шик белдерә ул.
Казан — бик кечкенә шәһәр, дип искәртә Савельев. Аның озынлыгы нибары 30 км тәшкил итә. «Төзелеш күләме зур булганлыктан, безгә җәелеп эшләргә урын юк, дип әйтергә була. Хәзер шәһәрдә комплекслы төзелеш өчен 10-15 гектар мәйданлы урын табу — зур проблема. Андый урыннар юк диярлек», — ди ул.
«Татар-информ»ның әңгәмәдәше әйтүенчә, Екатеринбург яки Төмән кебек күп кенә шәһәрләр бу проблеманы яңа микрорайоннар төзеп хәл итә. Казан да 2000 еллар башында нәкъ шулай иткән, Азино-1, Азино-2 кебек биниһая зур территорияләр төзелгән иде. Савельев бәяләвенчә, Казанда соңгы елларда бу юнәлештә хәрәкәт акрынайган, гәрчә «Салават күпере» кебек мисал булса да — шәһәр читендә бик зур комплекс төзелә.
Торакка исә ихтыяҗ бар. Безнең экспертлар сүзләренчә, шәһәр халкының өчтән ике өлеше торакның үзен яки аның сыйфатын яхшыртуга мохтаҗ. Савельев шулай ук Казанның агрегатор-шәһәр булуын искәртте. Бирегә төрле өлкәләрдән күп белгечләр, менеджер һәм җитәкчеләр эшкә килә.
Моннан тыш, торакка ихтыяҗ беркая да югалмаячак, дип фаразлый Савельев: күбрәк төзергә кирәк, ә буш урыннар инде юк. «Соңгы зур мәйданчык Техническая урамында барлыкка килде. Елга портына планнар бар, Адмираллык бистәсендә дә зур территория үзләштерелмәгән — анда инде йортлар проектлана. Әмма бу барыбер җитәрлек түгел, шуңа күрә шәһәр үсәргә, ә аның чикләре киңәергә тиеш», —дип нәтиҗә ясый ул.
Шуны да онытмаска кирәк: Казанда мәйдан чикле булса да, Татарстан башкаласының читендә төзелеш кайный — бөтен юнәлешләр буенча төзелә, эшкә я укуга даими килеп-кайтып йөрүчеләр аркасында ул проблемалар тудыра.
«Казанда 30-50 төзүче оешма бар — бу бик аз»
Савельев фикеренчә, торак төзелеше күләме — төп фактор түгел, ләкин квадрат метр бәясе артуга китерә торганнарның берсе. «Әгәр дә бездә елына, әйтик, 10-15 млн квадрат метр төзелсә, базар күләме күпкә зуррак булыр иде, димәк, конкуренция дә югарырак булыр иде. Тәкъдим зуррак һәм бәя, һәрхәлдә, үсүгә бармас иде. Бәлки ул хәтта кими башлар иде», — дип фикер йөртә ул.
Агентлык әңгәмәдәше әйтүенчә, торак бәясенә тәэсир итүче тагын бер күрсәткеч — төзелеш компанияләре саны. Аның мәгълүматлары буенча, Казанда 30-50 төзүче оешма бар: «Бу — бик аз. Татарстан башкаласына караганда халык саны 2 тапкыр азрак булган шул ук Төмәндә төзүчеләр 2 тапкыр күбрәк».
Савельев фикеренчә, бездә шулай да конкуренция бик нык үсеш алган, әмма ул «санга түгел, ә сыйфатка киткән». «Миңа төзүчеләрнең территорияләрне төзекләндерү кебек әйберләрдә, яисә киртәсез мохит, яшел зоналар, энергия саклаучы технологияләр кебек өстәмә өстенлекләрдә даими рәвештә ярышулары ошый, — ди ул. — Аларның барысы да моны тормышка ашыра алмый: шәһәр төзелешендә аерым регламентлар, чикләү һәм нормалар бар. Шуңа күрә бу базарда эш бик күп: төзүчеләр, девелопер һәм риелторларга Казанда әле ул тагын 20 елга җитәрлек».
2021 елда торак сатып алу күпкә реаль иде
Бердәм торак төзелеше мәгълүмати системасы мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 2,4 млн кв.метр торак төзелә. Шул ук вакытта төзелгән мәйданнарның 73 проценты сатылмый кала.
Савельев искәрткәнчә, Казан торак базарында кирәгеннән артык күләм узган елда барлыкка килгән. «2021 елда бернинди дә кирәгеннән артык төзелгән торак булмады. Ул вакытта бөтен торакны алып бетерделәр. 5-6 ел элек йорт төзелешнең соңгы стадиясенә сатылмаган фатирлар калуы бик сирәк була иде», – ди ул.
Бу — гомуми тенденция иде: бөтен Россия буенча ихтыяҗ кискен кимеде, һәм килешүләр саны берничә тапкыр төште, ди эксперт. Нәтиҗәдә, болар барысы базарның әзер торак белән чамадан тыш тулуына китерә. «Ләкин мин монда проблема күрмим, — ди Савельев. — Һәрхәлдә, бу фатирларның барысы да сатылачак, чөнки торак яхшыртуга ихтыяҗ зур».
Икенче яктан, тискәре фактор да бар, дип фикер йөртә ул. Казан халкының өчтән ике өлеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, әмма аларның өчтән бере генә мондый мөмкинлеккә ия. Калганнарының акчасы да, банктан кредит алырга мөмкинлеге дә юк. Алар критерийлар буенча да, башлангыч керем буенча да үтми. Татарстан Риелторлар гильдиясе вице-президенты башлангыч кертемнең артуын искәртте. Хәзерге вакытта минималь взнос торак бәясенең 20 процентын тәшкил итә. Берникадәр вакыттан соң, инде белдерүләренчә, ул кимендә 30 процент булачак.
«Әмма кредит оешмалары аннан башка да фатир сатып алучыларны кире кага», — дип белдерә агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Казанның беренчел базарында бер бүлмәле фатир хәзер 7 млн сум тирәсе тора. Димәк, потенциаль сатып алучы беренчел кертем сыйфатында 1,5 млн сум түләргә тиеш. «2021 елда хәл башка иде. Ул вакытта беренчел взнос 500-600 мең сум тәшкил итә иде. Торак сатып алу күпкә реаль иде» — дип раслый Савельев.