news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан

news_top
Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан
https://pixabay.com/

Новокузнецк шәһәрендә бер фатирда бәдрәфкә елан кергән. Бер метр чамасы озынлыктагы елан ак төсле, аның сары таплары да бар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фатир хуҗабикәсе бәдрәфтә елан күреп ала. Ул шунда ук ишекне бикләп куя, коткаручылар чакыра. Урынга килгән коткаручылар еланны өч литрлы банкага салып алып китә. 

Кемерово университеты биологы Николай Скалон сүзләренчә, хуҗаларыннан качып киткән табылдык елан – Амур полоз-альбиносы дип атала, ул кешегә куркыныч түгел, диелә хәбәрдә.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар