Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатир алырга акча бирмәгән өчен, киленем безне дошман күрә

news_top_970_100

Улым берничә ел элек өйләнде. Без бик сөендек, баштан ук киленебез һәм аның әти-әнисе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырбыз, әйбәт аралашырбыз, дип өметләндек. Әмма араларны күпме генә җайларга тырышсак та, берни дә барып чыкмады. Кодалар әле бер, әле икенче сәбәп табып, безнең белән аралашудан качты. Без аларны туй көнендә һәм килен белән оныгыбыз роддомнан чыккан көнне генә күрдек.

Килен белән башта ярыйсы гына аралаштык, улым белән аны һәр ял саен үзебезгә кунакка дәштек, һәр бәйрәмгә килеп йөрделәр. Ләкин күпмедер вакыттан соң алар безгә килми башлады, үзләренә дә кунакка чакырмадылар. Бу миңа ошамады да, аңлашылмады да. Улым исә, барысы да әйбәт, дип ышандырса да, һәрвакыт гел ниндидер сәбәп табып торды. Ахыр чиктә, безнең белән бик сирәк, ниндидер бәйрәм булса гына очраштылар, кайвакыт оныгыбызны үзебезгә алып килә идек.

Килен белән мөнәсәбәтләр начарланганнан-начарланды, аралашу-сөйләшү бик киеренке булды, килен гел нидәндер канәгать булмады. Инде аптырагач, бездән көнләшәләрдер, дип уйлый башладым. Соңгы вакытта бөтенләй безнең белән сөйләшми башлады, оныкны да бирми. Улыбыз да безнең белән сирәк аралаша, атнада 1-2 шалтыратса шалтырата, шалтыратмаса – юк.

Элек улым безгә хәлләрен сөйләп, бүлешеп тора иде, хәзер бернәрсә дә сөйләми. Сеңлесе белән дә кирәк өчен генә аралаша, ә элек аны бик кайгыртып, борчылып, ярдәм итеп тора иде. Киленебез үзе белән ниндидер гәпләшүләрне, фикер алышуларны кырт кисә иде, хәтта ниндидер юк кына киңәш бирсәң дә җен ачуы чыга. Без дә ирем белән идеаль кешеләр түгел анысы, бәлки, кайсыдыр урында артыгын да төпченеп ташлаганбыздыр, тик анысы да яхшылык теләп кенә бит.

Ә алар фатир алгач, бу хәлләр тагын да начарланды. Бергә яшәгән дәвердә безгә дә ирем белән берничә фатир алмаштырырга туры килде, тәҗрибәбез җитәрлек, бары тик ярдәм итәргә, ниндирәк фатир алсалар әйбәтрәк була дип киңәш кенә бирергә теләдек, ләбаса. Алар белән бергә барып карарга тәкъдим иттек. Берьюлы берничә кеше караса яхшырак бит инде, сөйләшәсең, киңәшәсең, әмма киленебез теләмәде, шундук «Юк!» диде. Фатир сатып алгач та, бер тапкыр да күрсәтмәделәр, кунакка да чакырмадылар.

Бәлки, фатир алганда акчалата ярдәм итмәгән өчен үпкәләгәннәрдер. Фатирларын ипотекага алдылар, без акча бирмәдек. Бик иске, ташландык диярлек хәлдәге фатир алдылар, әмма 3 бүлмәле. Ремонт ясар өчен акча бирмәкче булган идек, тик анысыннан да баш тарттылар. Ремонт ясаучылар да чакырмадылар, барысын да үзләре эшләмәкче, тик инде менә дүртенче ел төзелеш чүп-чары, тузан арасында яшиләр.

Ирем белән безнең тагын 1 бүлмәле фатирыбыз бар, аны арендага биреп торабыз. Мин аны сатып, алар сатып алачак фатирга акча бирергә уйламадым, аннан ул фатир барыбер аларның уртак милке була бит. Күрәсең, киленгә мондый карар ошамаган. Нәрсә, әти-әни акча бирмәсә, аларның башка кирәге юк булып чыгамы?

Улым белән сөйләшеп карадым, ул бу хакта сөйләшергә теләми. Киленем телефон номерларымны бетереп, «кара исемлеккә» керткән. Киленнең улыбызны безгә каршы котыртканы көн кебек ачык, өстәвенә, хәзер оныгыбызны да күрә алмыйбыз. Оныгым өчен бик борчылам, ә киленем белән сөйләшергә, аңа ялынырга, аның алдында түбәнсенергә җыенмыйм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2024
    Исемсез
    Туйганнар алар сездән. Бергә яшәгәндә сүз әйтмәгән киленегез. Ошамаган якларыгызны әйтеп, тавыш чыгармаган. Бик акыллы хатын икән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100