Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллиннан милли стратегия: татар туризмы һәм милли университет проекты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин милли үсеш стратегиясенә карата фикерләре белән уртаклашты. Ул Татарстанда татар туризмы проектын башларга һәм Арчада милли университет ачарга тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул мәктәптә төгәл фәннәрне татарча укытуга каршы чыкканын «Татар-информ»га сөйләде.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллиннан милли стратегия: татар туризмы һәм милли университет проекты
Салават Камалетдинов

— Фатих Сәүбәнович, гомумән алганда татар халкының милли үсеш стратегиясен сез ничек бәялисез?

— Стратегияне әллә кайчан кабул итәргә кирәк иде. Аны вакытында кабул итмәүне түрәләр арасындагы ваемсызлык дип саныйм.

Мин шунда булган кеше бит инде, 2018 елның сентябрендә, Президент Миңнехановның юлламасында татарның стратегиясен эшләргә кирәк дигән күрсәтмә бирелде.

Узды бер ел. 2019 ел, бернәрсә юк. 2020 ел якынлашты. Мин Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очраштым. Мин әйтәм, «Васил Габделгаязович, уңайсыз бит». Алар башта халык белән җыелыштылар. Башта Арчада, нәтиҗәсен сораштырам — ноль. Шуннан Нурлатта очраштылар, шулай ук буш сүзләр.

Аннан бер заман әйтәләр: йөз дә фәлән битле стратегияне туплаганнар. Бу әйберне карап чыктым. Бернәрсә дә аңламадым. Мин аңламагач, кешегә ничек аңлатырга кирәк. Мин бит «Бердәм Россия”дән депутат, бер мандатлы округтан!

— Хәзер документ кабул ителде, сез нишләргә тәкъдим итәсез?

— Ярар, буласы булган. Стратегиядә ошый торган әйбер юк. Мин Васил Габделгаязовичка әйттем — ясыйк бер 15-17 биттән торган, иң кирәкле моментлар гына булган конкрет стратегия. Башлап җибәрергә кирәк стратегияне, киләчәктә зуррак мәсьәләләр дә, катлаулыраклары да булыр, өстәрбез, дим.

Мин шулай дигәч, бу көлде генә. Аны Туфан абый бер биттә кабул итәргә кирәк дип әйткән иде ди. Ярар, алай булгач, карагыз үзегезгә, дидем.

Рафаэль Хәкимов белән дә бу турыда сөйләшкән идем. Ул инде бу мәсьәләләрдә профессиональ кеше. Әйдә, мин әйтәм язып бирик әле бер 15 битлек стратегия, шуның бер ярым бите минеке булыр.

Минем фикерләр шундый — татарның милли туризмын булдыру. Татарның «Экотат» дигән проектын эшләдем, Рөстәм Нургалиевичтан инде хәер-фатиха да алдым, ул аны имзалады инде. Проектның җитәкчесе - Марат Әхмәтов.

Шуңа күрә, ваклашып ятарга түгел, эшләргә кирәк. Коронавирус булмаса, сезне утыртып, аслы-өсле әйләндерә идем татар маршрутыннан. Анда мин бөтен урыннарны санап чыктым. Алайса татарны күрсәтергә нәрсәбез бар?

— Болгар.

— Болгарга кеше йөрми бит! Ничек, нәрсә белән барасың кыш көне Болгарга? Болгарга ышанып йөри күрмәгез, анда попечительләр совет рәисе Кириенко. Безнекеләрне куып кайтардылар бит инде аннан. Болгарда бервакытта да дини үзәк булмаган. 922 елда дин рәсми рәвештә кабул ителгән, әмма татарның ислам дине 700 елларда ук булган. 922дә Биләрдә кабул ителгән. Ибн Фадлан Биләргә килгән, намаз укыганнар. Мәчете дә булган ул вакытта ук.

Татарыбызның нәрсәседер булырга тиеш! Зөя утравы буенча бик зур проект булды, әмма ул татарга бәхетсезлек китергән утрау дигән сүз чыкты. Бу җир 1551 елдан Мәскәү кенәзлеге җире булган.

Татар маршруты кирәк безгә. Русныкы бар, яһүдинеке бар. Россиядә икенче халык дибез, Татарстанда беренче халык, бөтен дөньяда билгеле халык, ә үзебезнең күрсәтә торган бер маршрутыбыз да юк. Мин тәкъдим иткән маршрутта без саф татар авылларын күрсәтә алабыз, бер рус, мари, чуаш авылы да эләкми. Экологик чиста төбәк, бер нефть скважинасы да, төтен чыгара торган бер завод та, бер зур юл да юк. Тарих буенча өйрәнә торган әйберләр күп, музейлары көчле. Яһүди катыш мишәрләр дә юк, башкалар да юк. Саф татар бит инде Казан арты татарлары.

(Татар маршруты нинди булачагы - мәкаләнең азагында).

— Татар маршруты буенча аңлашылды. Стратегиягә тагын нәрсәләр кертер идегез?

— Балалар бакчасында татар теле тәрбиясе белән тәрбияләргә, шуннан соң башлангычта һәм югары классларда да менә безне укыткан шикелле итеп татар телен укыта башларга кирәк. Нәрсәгә акцент ясыйм — милли университет Арча педучилищесы базасында булырга тиеш. Бүген инде КФУны бетереп булмый, чөнки аның рейтингы төшә, ул федераль уку йорты. Булмасын анда безнең милли университет. Ул Казан уртасында булырга тиеш дигән әйбер мәҗбүри түгел бит. Арчада булсын. Нәрсә булган ди? Якында гына.

Мин бу әйберне министр булган чагында Рафис Борһановка әйттем. Мин әйтәм, Рафис, син Арча егете, әйдә Арча педучилищесында шундый милли университет ясыйк әле дип. Анда кемне әзерлибез, ди. Мин әйтәм, укытучы әзерлибез. Без полилингваль мәктәпләр ачабыз бит, ди. Соң ул мәктәптә татар теле укытучысы кирәк буладыр бит? Хәзер утыз ел татар теле укытучысы әзерләмибез бит, булганнарның программаларын кыскартып бетереп. 2017 елда 1,3 мең татар теле укытучыларын эштән кудылар.

Икенчесе — монда татар тарихын өйрәтергә була. Дәүләт тә, Конституция дә моны тыймый.

— Фатих Сәүбәнович, сез бит үзегез дә район башлыгы булган чакта Нурлатта татар мәктәбе ачмадыгыз. Бу хакта ни әйтерсез?

— Нигә Фатих Сәүбәнович Нурлатта татар гимназиясе ачмады дип әйтәләр. Нигә кирәк ул? Җыйдым мин ачабыз дип халыкны. Нурлат тарихында наданнар мәктәбе ачарга уйладыңмы әллә дип әйтерләр, диделәр. Нигә дип сорагач, анда акыллы кеше балаларын укытмаячак, диделәр.

Нигә Фатих Сәүбәнович Нурлатта татар гимназиясе ачмады дип әйтәләр. Нигә кирәк ул? Җыйдым мин ачабыз дип халыкны. Нурлат тарихында наданнар мәктәбе ачарга уйладыңмы әллә дип әйтерләр, диделәр.

Шуннан өйрәнергә тотындым, өйрәндем. Мин бүген дә математиканы, физиканы, химияне, биологияне, алгебра-геометрияләрен әйтеп тә тормыйм, информатиканы татарча укытуга каршы. Физиканың аның бөтен термины да чит телдә, нәрсәгә кирәк анда кеше азапларга? БДИсы да русча.

Без аны белешеп тә карадык, чыннан да, ул мәктәптә өчле-тугызлы укый торган, бернәрсәне аңламый торган кешеләр укытырга мөмкин. Аларны укытканнан ни файда? Татарча укыттың да ди, ярар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бетте, бу кешеләр беркая бара да алмый, беркая керә дә алмый. Мин үземнең фикеремдә калам.

Тик татар телен укытырга милли университет кирәк. Милли университетта татар тарихын укытырга кирәк, мәҗбүри.

Милли университетта беләсезме тагын нәрсә ясарга кирәк? Әйтимме?

— Әйтегез.

— Менә бар мәдәният институты, ул завклублар гына әзерли. Алар да кирәк, булсын. Минем дустым Салават әзерләгән җырчы Рөстәм Яхин җырын җырлый алмый. Бервакытта да аның укучысы «Кара урман»ны җырлый алмаячак. Шуңа күрә безгә менә яһүдиләргә акча түләп, мәдәният институтында алардан укыттырырга кирәк. Татар театры 50 елдан артык гөрләп торды. Алар барысы да яһүдиләрдә укып кайткан кешеләр, щепкинчылар. Ә безнең культура университетында укытып, артист чыгарып буламы? Юк! Аның өчен укытучы кирәк.

Узган ел, өченче ел башкортларның ике спектаклен карадым. Алар Мәскәүдәге яһүдиләрдә соңгы елларда гына өч мәртәбә укытканнар артистларын. И малай, аларның ничек алга киткәнен күрсәң син! Безнең бит бу картларыбыз хәзер олгайдылар, китеп бетеп баралар. Бу әйберләр шушы милли университетта булырга тиеш. Безнең фольклорыбыз, гореф-гадәтебез, кием-салымыбыз, ашау-эчүебез… Нигә алар булмаска тиеш шушы милли университетта?

Абхазиядә булып кайттым, анда 240 мең кеше бар, абхазлар якынча 67-70 мең. Шуларның Фәннәр академиясе бар. Фәннәр академиясе президентыннан сорыйм, син нәрсә белән шөгыльләнәсең, дим. Фольклорчы, ди. Мин шаккаттым. Ә ул: «Мин дә шөгыльләнмәсәм безнең фольклор белән, абхаз дигән әйбер бөтенләй бетә бит», — ди. Ә без аңа игътибар да итмибез.

— Безнең Фәннәр академиясе дә бар бит. Алар шөгыльләнергә тиеш түгелме татар фәне белән?

— Безнең Фәннәр академиясен гуманитарий Мансур Хәсәнов ясады, гуманитар итеп ясады. Анда бүген гуманитарий калмады, физик белән математик кереп тулды. Боларга пенсия, стипендия түләп ятабыз. Соңгы 50 елда физиклардан, галимнәрдән нинди ачыш булды икән? Бер әйбер дә юк. Мин анда әгъза-мөхбир, аграрлардан икәү генә академик, ә физиклардан — 11 кеше. Безнекеләр икесенә ала 100 мең, ә тегеләр — 550 мең. Нәрсәгә түлибез без аларга ул акчаларны?

— Стратегиядә артык сүз, лирика күп дип әйттеләр, сез килешәсезме?

— Анда бер әйбер дә юк ич. Мин киләчәктә аны китапка да чыгарам. Танылган героебыз Дамир Йосыповтан укытып тавыш бирдерттеләр. Хур итү бит бу. Мескен дип әйтмим инде, кайчан күргән, кайда укыган ул стратегияне? Индус Ризакович булса, болай булмый иде стратегия.

Ярар, кабул ителгән. Стратегия дөрес булганмы, дөрес булмаганмы дип ятасы юк. Хәзер шушында нәрсә эшләргә? Иң беренчесе — татарлар берләшегез дигән әйберне чыгарырга кирәк. Икенчесе — милли университет. Аннары Рөстәм Миңнехановның газетта чыккан программа материалыннан бер биш абзацын алып була. «Үткәннәргә тугрылык, традициягә, киләчәккә өмет». Менә сиңа стратегия шушы була түгелме? Аны үтәтүче дә Миңнеханов бит инде. Мин шушы газетаны алгач та абыйсына шалтыраттым. Әйттем, Рифкать Нургалиевич, алып куям, кирәк була ул, дидем. Бик яхшы материал бу, тарихта эзсез югалырга тиеш түгел, дидем. Киләчәктә китап язганда кертәчәкмен, дидем. Президентныкын кертсәгез стратегиягә яздырып, президенттан да үтәтәсе булыр, ул да бармак аша карамас моңа.

— Татар халкы бердәм булсын өчен нишләргә кирәк?

— Әллә кайчан бит инде Мәхмүт абый Гәрәев әйтте, берләштерергә кирәк татарны дип. Ә болар, Минзәлә татарын — Мәскәү татарларының башлыгын Рөстәм Ямалиевны татар конгрессыннан чыгарырга, кертмәскә, якын китермәскә дип йөриләр. Ул егетне кулда күтәреп йөртергә кирәк. Мәскәү бит ул! Монда чакырып сөйләшергә, анда барып сөйләшергә кирәк. Ул бер кешедән бер тиен акча сорамый, эшли бит шунда елмаеп кына. Шуларны куып маташасымыни боларга? Әле Васил Гаязовичның күрше авыл егете ул.

Шушылай итеп барсак, милләт эзсез югалмас, татарыбыз бетмәс. Шушы милли туризмны да ясап җибәрә алсак!

Арча педучилищесын көйләп җибәрә алсак милли университет итеп! Дөньяда бер җирдә юк мондый мәгърифәтче, әдәбият әһелләре булган урын. Болар бар да Казан ханлыгыннан куылган кешеләрнең варислары инде, элекке, борынгы элита безнең. Элита — татар сүзе — ил итә дигәнне аңлата бу. Ил ясый торган кешеләр. Хәтта Чыңгызхан элиталы мәктәп бетергән.

— Кызык.

— Кызык түгел, хак. Татардан алынган. Монгол түгел Чыңгызхан, саф татар. «Монгол» — мәңге ил дигән сүз. Мәңгелек дәүләт ясыйм дигән ул. Ул әйткән — мин туйдым, бер үк халык берсе белән берсе һаман сугыша, берсен-берсе үтерә дигән. Бер дәүләт кенә булып яшәргә тиеш дөнья дигән. Глобализация моннан мең еллар элек, Чыңгызхан заманыннан башланган. Ул әйткәнчә булса, нинди булыр иде дөнья!

Фатих Сибагатуллиннан Татарстанда туризм өчен татар маршруты

Мин тотынам Питрәч районыннан, монда безнең тарих бар. Яңа Шигали һәм Иске Шигали. Өч мәртәбә тәхеттә булган Шаһгалинең резиденциясе булган монда. Ул вакытта ханнарның, шаһларның дачалары Матюшинода булмаган, чөнки су янында булса, төнлә ушкуйниклар килеп, басып алырга мөмкиннәр. Шуңа күрә боларның ял итә, җәй көне яши торган урыннары коры җирдә булган. Шаһгалинең тагын бер резиденциясе Короленко ягында булган, Шагалиево дип йөртәләр. 

Безнең премьер-министрыбыз булган Сафа Гәрәй хан вакытында, Кошчак дип йөрткәннәр аны. Кошчак Кырымнан булган, хәзерге Кощак совхозы аның резиденциясе җирләре.

Менә шушыннан башлап, без татар тарихын сөйләп китә алабыз.

Рөстәм Нургалиевичтән маршрутка имза куйдырганда Ленин музеен кертик, диде. Ленин да безнеке бит, беркая куя алмыйбыз.

Киттек шуннан Теләчегә. Анда юл буенда гына татар атлары үрчетеп була. Фермер Сәгыйть Гыйниятуллин болай да атлар үрчетә су буенда, урыны бик матур. Лениногорскидан куып китерәбез дә елкыларны, шушында колбаса, шунда кымыз ясый торган, туристларны кунак итә торган урын була ала. Татар аты чабышырга да ярамый, йөк тартырга да кечкенә алар. Татарлар атның күбесен елкы итеп үстергән. Шушында 500-700 елкы үстереп, туристларны каршы алырга була.

Шуннан Саба. Ул бик чиста, бик матур агач шәһәр. Аннары Саба урман хуҗалыгында Татарстанның урман хуҗалыгы тарихы, фәне үзәге, музее. Дендрарийда нинди генә үсемлекләр юк. Сабада урман хуҗалыгының селекцион орлыкчылык үзәге фәнни базасы, Россиядә берәү генә ул. 8 гектар теплицада үсентеләр үстерәбез.

Урман аша гына чыгабыз да, анда Кукмара. Район үзәгендәге Поле чудес бистәсендә бик матур йортлар. Кукмарада Идел буе федераль округындагы бердәнбер савыт-саба фабрикасы, киез итек, мех фабрикалары, анда борай игелә.

Аннан Балтачка киткәндә данлыклы Вахит хуҗалыгы, анда бик көчле сөт комплексы, ресторан.

Шуннан Балтачның Кара күле, анда 100 кешелек кунакханә салабыз, инешкә буа буабыз. Кышын тау чаңгысы базасы була.

Балтачта элеккеге Мортаза бай йорты бар, мин эшләгән заманда банк иде. Чепьядагы халыклар дуслыгы музеенда Гарифҗан Галиевич дигән бабай эшли. Ул музейны удмуртлар, марилар өчен калдырырга да, татарныкын Балтачка алып китәргә. Шаккаткыч татар тарихы музее убла.

Балтачтан 8 чакрым узгач, Карадуганда бердәнбер Себер тракты тарихы музее. Екатерина II заманында төзелеп калган 2 чакрымлы таш юл сакланган монда. Россиядә бүтән бер җирдә дә сакланмаган.

Дүрт чакрымнан Арча районы Хәсәншәех авылы. Бу Марат Әхмәтовлар, минем әни авылы. Анда гомер-гомергә чыпта сукканнар. Безнең якта бодай бик әйбәт үсми, колхоз арыш үстерә иде. Хезмәт көненә 400 грамм арыш биргәннәр. Эшлә көне буена, 400 грамм арыш сиңа. Хәерчелекнең, мескенлекнең чиге юк. Шул вакытта кеше ачлы-туклы булганга һәм ачка үлмәскә чыпта сукканнар. Марат Готович әйтүе буенча, кайбер гаиләләр көнгә кырыгар чыпта сукканнар. Бер чыпта — 50 тиен, көнгә 20 сум акча эшләгән.

Шуннан дүрт кенә чакрымда минем Апаз авылы. Анда борынгыдан тегүчеләр, бөтен тирә-якка чыгып, тегү теккәннәр. Зур базарлы авыл булган. Монда тегүчеләр музее, базар, ресторан ачып җибәрәбез. Туристларга сатарга минем китапларны да куеп була. Монда мин салдырган бик яхшы мәктәп, мин салдырган мәчет. Кешедән ояла торган түгел. Узган ел бик яхшы итеп эшләттем, Апаз белән Шушмабаш арасына шундый асфальт салдылар. Шаккаткыч! Татарстанда андый яхшы юл юк.

Якында гына Ташкичү, Мәрҗани музее. Аннары киттек Кырлайга. 

Кырлайны Америка дәрәҗәсендә итеп ясарга кирәк. Бибимәмдүдә дип йөрисе дә юк Балтачка. Риман Гыйлемханов йөри минем туганнар ул дип анда… Тукайның бабалары дип Өчилегә дә йөрисе юк. Малайны базарга сатарга җибәргәннәр! Элек авылдан малае да, әби-бабае да артмаган, авыл чыгармаган үзеннән, тәрбияләгәннәр, караганнар. Бу бит безнең хурлык! Тукайны Тукай ясаган урын — Кырлай, Сәгъди абзый. Сәгъди абзыйның йортын нараттан салырга, ялтырап торган калай түбә итеп ябарга. Ишегалдына матур итеп һәйкәл — Сәгъди абзыйга, янына бастырып куярга матур малайны. Тукайны һаман чахоткалы, хәерче итеп күрсәтәләр. Ул безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә, бүгенгебез дә.

Шуннан киттек Арчага. Анда милли аяк киемнәре фабрикасын торгызабыз. Чигелгән чүәк, читек. Аңа ихтыяҗ да бар. Шуннан Арчада бик көчле базалы педучилище бар, аны татар теле укыта торган милли университет итеп әзерлибез. Мин белгән дәрәҗәдә укытучы әзерләсәләр… Мине бик яхшы белемле, борынгы байлар нәселеннән чыккан укытучылар укытты. «И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш, эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш». «Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул…» Барысын да хәтерлим. Шуларны укып, зур егет булдым бит инде, көчле кеше. Аннары Муса Җәлилне өйрәтте Разия апа. «Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында».

Менә шушы әйберләрне укытсак, була. Разия апа безгә хәтта Дәрдемәнд белән Гаяз Исхакыйларны да укытты, алар тыелган еллар иде.

Аннары Әтнә районында тарихи авыллар, аларда экологик чиста продукция. Алга таба Дөбьяз ягыннан - Казанга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100