Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллин: Салават минем өчен җырчы түгел, аның вокалы юк

Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин җырчы Салават Фәтхетдиновның вокалы юк дип саный.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллин: Салават минем өчен җырчы түгел, аның вокалы юк
"Салават минем өчен тырыш кеше генә, җырчы түгел ул. Татар җырчысы “Кара урманны” җырлый алмаса, мин аны җырчы дип санамыйм. Салават көтүчелектән тырмашып чыккан кеше. Үрнәк итеп күрсәтерлек. Менә карагыз Салават нишли, күрәсезме, үрнәк алыгыз дип күрсәтергә кирәк. Салаватның роле безнең татар арасында менә шунда, җырлавында түгел. Аның җырлавында вокал юк", - диде Фатих Сибагатуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Рәмис Латыйповка биргән интервьюсында.

Сибагатуллин Салаватның киенүен дә ошатмавын аңлатты. "Әле слетта Салават костюм киеп чыккан иде матур итеп. Алайса күлмәк белән йөри иде Салават. Костюм да килешә икән бит. Яхшы итеп галстук алып бирәм әле. Үсә Салават!" - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100