Фастфудта ультраэшкәртелгән ингредиентлар, чистартылган углеводлар, күп тоз, трансмайлар, артык пешкән аксымнар, химик өстәмәләр бар. Бу – сәламәтлек өчен бик куркыныч, дип саный Австралия табибы Зак Тернер. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.
Әмма, табиб сүзләренчә, организмны барыннан да бигрәк майлар агулый, аларны еш кына берничә тапкыр җылытып кулланалар.
«Майны күп тапкырлар җылыту тукымаларны ярсытырга мөмкин булган оксидлашкан липид кушылмалары барлыкка китерә. <...> Алар күзәнәкләрне зарарлый һәм ялкынсынуга китерә», – дип ассызыклый Тернер.
Табиб билгеләп үткәнчә, нәкъ менә оксидлашу стрессы эч күбүгә китерә һәм сүлпәнлек, апатия барлыкка килә.
Табиб эшкәртелмәгән ризыкларга өстенлек бирергә, шулай ук рационга зәйтүн яки авокадо мае кертергә киңәш итә.
«Эшкәртелгән ит, чистартылган углеводлар, начар йокы һәм стресс – болар барысы да җыелып бара», – ди ул.