Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фарсель Зыятдиновның җидесе: «Киттем дә оныттылар димәгез»

Казанда Фарсель абыйның якты рухына багышланган Коръән ашы булды. Күренекле галим, бакчачының җидесендә «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз дә катнашты. Ул Фарсель Зыятдинов турында хатирәләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фарсель Зыятдиновның җидесе: «Киттем дә оныттылар димәгез»
Владимир Васильев/архив

Казанда 24 август көнне галим, күренекле бакчачы Фарсель Зыятдиновның җидесе узды. Бу турыда «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз үзенең Инстаграм аккаунтында язды.

«Киттем дә оныттылар димәгез. Сез онытыла торган кеше түгел, Фарсель абый. Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын», — дип пост урнаштырган алып баручы.

Фарсель Зыятдинов турындагы истәлекләрен Дилбәр Фәиз «Интертат»ка да сөйләде.

«Без Фарсель абый белән шактый еллар бергә эшләдек. Бакчачылык турында тапшырулар әзерли идек. Шундый зур кеше, галим булуына карамастан, ул һәрвакытта гади булды, синең белән бер дәрәҗәдә сөйләшә иде. Балалар белән балаларча сөйләште. Яшь аермасы сизелмәде. «Фарсель абый, әйдәгез моны эшлик әле», — дигәч, беркайчан да «юк» дип әйткәне булмады.

Тапшырудан соң тыңлаучылар аның номерын сорап алып, үзенә шалтырата иде. Беркайчан да кешегә җавап бирми калмый, тәфсилләп аңлатып бирә торган иде. Ул — бөтен Татарстан халкын бакчалы иткән кеше. Фарсель абыйның киңәшләре, үзе җитми. Гаҗәеп кеше иде!» — диде Дилбәр Фәиз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100