Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Яруллинның 110 еллыгына: «Шүрәле» балетының авторлык хокукын кемнәр алмакчы булган?

Быел татар композиторы Фәрит Яруллинга 110 ел тулган булыр иде. Композиторның туган көнендә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев «Билгесез «Шүрәле»: Фәрит Яруллин музыкасы нинди серләр яшерә?» дип исемләнгән лекция сөйләде. Балетны иҗат итү тарихы серләренә төшендерде.

news_top_970_100
Фәрит Яруллинның 110 еллыгына: «Шүрәле» балетының авторлык хокукын кемнәр алмакчы булган?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фәрит Яруллин вариантындагы «Шүрәле» белән опера театрында куелган «Шүрәле» балеты – бер үк түгел

– Мәктәптә укыган вакытта Пушкин урамында ноталар кибете бар иде, хәтерлисездер, – дип хатирәләргә бирелеп сөйли башлады Айдар Әхмәдиев. – Мәктәптә укыганда, шунда кереп, «Шүрәле» балеты клавирын сатып алдым. Аннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында яңгыраган «Шүрәле» балеты музыкасының клавир варианттагы музыкадан аермалары барлыгын аңлап алдым. Композитор Луиза Батыркаева редакциясендә чыккан клавирда бер төркем белгечләр Фәрит Яруллин язган музыка вариантын торгызырга тырышкан. Ул шуның белән кадерле.

«Шүрәле» – безнең горурлыгыбыз, байлыгыбыз. Балетның беренче язылган варианты нинди булган соң? Авторлар нәрсә әйтергә теләгән? Моның берничә сәбәбе бар.

Бүген «Шүрәле» операсы балетмейстер Леонид Якобсон версиясендә билгеле

– Казанда төзеләчәк опера театры өчен башкаручылар әзерләү максатыннан, 1934 елда Мәскәүдә Татар опера студиясе эшли башлый. Композиторлардан Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Латыйф Хәмиди, Фәрит Яруллин һ.б. рәсми рәвештә студиядә 1936-1937 елларда, ягъни күп кенә башкаручылардан соңрак укырга җибәреләләр. Татар опера студиясендә укыган елларында ук Фәрит Яруллин «Шүрәле» балетын язарга тотына.

Фәрит Яруллинның Мамадыштагы бюсты

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Башта Тукай шигырьләренә берничә балет номеры язу бурычы куела. 1939 елның сентябрендә балетның беренче авторлык вариантын фортепианода тыңлау һәм фикер алышу була. 1939 елда профессор Генрих Литинский шагыйрь Әхмәт Фәйзигә булачак балет өчен либретто язуны сорап мөрәҗәгать итә. Шагыйрь үзенең либреттосы өчен Тукайның 8 төрле шигырен куллана. Балетның беренче вариантындагы эчтәлектән аңлашылганча, Әхмәт Фәйзи балетны Габдулла Тукай образлары буенча энциклопедия итеп күз алдына китергән. Анда бердәм сюжет сызыгы юк. 1939 елда комиссия музыканы кабул иткән, ләкин либреттоны кабул итмәгән.

«Шүрәле» балетын язу эше дәвам иткән. Фәрит Яруллинга кыска вакыт эчендә зур хезмәт башкарырга туры килгән. Билгеле булганча, «Шүрәле» куелышына Казанга танылган Ленинград хореографы, балетмейстер Леонид Якобсон чакырылган булган. Ул Әхмәт Фәйзи либреттосын ошатмаган, һәм аны үзенчә үзгәрткән. Якобсон бөтенләй башка сюжет уйлап таба, һәм бүген «Шүрәле» балеты нәкъ менә аның версиясендә куела. Нәтиҗәдә, Фәрит Яруллинга булган материалны эшкәртү белән генә шөгыльләнергә түгел, ә яңа музыка да язарга туры килә. 3-4 ай дигәндә балетның яңа версиясе әзер була.

Әхмәт Фәйзи, тәҗрибәле әдәбият белгече булса да, аның балет либреттосы иҗат итү өлкәсендә тәҗрибәсе җитеп бетмәгән, күрәсең. Гадәттә, балетны берьюлы 3 кеше иҗат итә: композитор, либреттист һәм балетмейстер. Муса Җәлил, Леонид Якобсконның либреттосы Тукай әкиятләре мотивыннан ераклашкан, дип бәяли.

Эштән бернәрсә дә читкә юнәлтмәсен өчен, Фәрит Яруллинны «Совет» кунакханәсе (хәзер – «Шаляпин» кунакханәсе) бүлмәсендә бикләп куйганнар, кайвакыт ул бүлмәдән су торбасыннан төшеп, кача торган булган, диләр. Дөресме бу, юкмы – әйтә алмыйбыз.

Фәрит Яруллин

Фото: © Татар энциклопедиясе сайты (https://tatarica.org/tat)

Нәҗип Җиһанов «Шүрәле» балетының авторлык хокукларын саклап калуда көрәшеп йөргән

– Бөек Ватан сугышы башлангач, Фәрит Яруллин фронтка китә. Балетның премьерасын ишетмичә, һәлак була. Ә бу вакытта балетмейстер Леонид Якобскон «Шүрәле» балетын эшкәртүне дәвам итә. Балетның клавирын ул композитор Фабий Витачекка тапшыра. 1945 елда ул балетның оркестровкасын әзерли, һәм балет сәхнәдә зур уңыш белән яңгырый. Балетның әлеге варианттагы партитурасы сакланып калганмы-юкмы икәнлеген белмибез.

Балеттан бер күренеш

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казандагы премьерадан соң 5 ел үткәч, «Шүрәле» Ленинград (хәзерге Мария) опера һәм балет театры сәхнәсендә Леонид Якобсон хореографиясендә куела. Якобсон, ни өчендер, «Шүрәле» балетының яңа редакциясен әзерләүләрен сорый. Композиторлар Владимир Власов һәм Владимир Фере балетка яңадан оркестровка ясый – музыканы яңадан диярлек күчереп язалар. Балетның яңа версиясе урыны-урыны белән бөтенләй аерыла, ә элеккеге кайбер өзекләр яңа версиягә кертелми.

Шуннан соң балет илнең төрле сәхнәләрендә куела башлый. Владимир Власов һәм Владимир Фере авторлык хокуклары буенча комиссиягә мөрәҗәгать итә, анда алар Фәрит Яруллин белән беррәттән үзләрен дә бу әсәрнең авторлары дип тануны, авторлык гонорарын бүлеп бирүне, ә балетны «Али батыр» дип үзгәртүне сорый. Бу вакытта бәхәскә Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, композитор, Фәрит Яруллиның дусты Нәҗип Җиһанов керә. Ул 1949 елда СССРның авторлык хокуклары идарәсенә Телеграмма яза. Бу телеграммага Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев та кул куя.

Фото: © Татарстан Милли китапханәсе сайты, https://kitaphane.tatarstan.ru/yarullin.htm

Телеграммада: «Авторлар санын арттыруга, әсәрне бозуга каршы катгый протест белдерәбез. Фәрит Яруллин һәм Әхмәт Фәйзине бердәнбер авторлар дип саныйбыз. Өстәмә авторлыксыз редакцияләү һәм инструментальләштерү мөмкинлеге бар», – дигән сүзләр була. Телеграмма СССР совет композиторлары берлеге Генераль секретаре Тихон Хренников, СССР авторлык хокукларын саклау идарәсе һәм Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрына юллана. Әмма җавап телеграммасында уңай җавап килми, һәм Нәҗип Җиһанов бу эшне болай гына калдырмый.

Менә монда шуны аңларга кирәк: Татарстан Композиторлар берлеге җитәкчесе буларак, Нәҗип Җиһанов Фәрит Яруллинны фронтка барудан саклап кала алмаган, композитор аның гаебе белән сугыш кырында вафат булган, ул Яруллиннан көнләшкән икән, дигән сүзләр күп булды. Минемчә, Фәрит Яруллин Нәҗип Җиһановтан талантлырак булган. «Шүрәле» балеты да (авторы – Фәрит Яруллин), «Качкын» операсы да (авторы – Нәҗип Җиһанов) – ике композиторның өйрәнчек вакытта – Мәскәүдә укыганда язылган әсәрләре. Әгәр ике клавирны чагыштырсак, Яруллинның гармонияләштерү, полифония ягыннан музыкасы күпкә баерак.

«Шүрәле» балетыннан бер күренеш

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нәҗип Җиһанов үзенең дустына һәрвакыт теләктәшлек белдергән һәм аның әсәре өчен җаваплылык тойган. Җиһанов яңадан телеграммалар язган. Бәхәс берничә ел дәвам итә, һәм, ниһаять, 1951 елда Фәрит Яруллинның бердәнбер авторлыгы һәм балетның беренчел исеме – «Шүрәле» дип законлаштырыла. 1952 елның 5 февралендә Владимир Власов һәм Владимир Фере автордашлар дип түгел, ә редакторлар буларак таныла.

Шуңа да карамастан, без бүгенге көнгәчә Фәрит Яруллин үзе язган балетның төп нөсхәсен белмибез. Бүгенге «Шүрәле» балеты – елдан-елга берничә тапкыр редакцияләнгән балет. Фәрит Яруллин – Көнчыгыш композиторларының һәм татар музыкасын берләштерә, бөтен тон гаммасын (целотонная гамма) кулланган беренче татар композиторы була. Аның әлеге балеты, күп төрле версиядә булуы белән, бүгенге көндә дә эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә.

  • Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958, үлгәннән соң). 1914 елның 18 мартында Лаеш өязе Хәерби авылында туа. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (Генрих Литинский классы) укый. Камера-инструменталь, камера-вокаль әсәрләр, татар халык җырлары эшкәртмәләре авторы.
  • 1941 елның июленнән – Бөек Ватан сугышында. Ульяновск җәяүле гаскәрләр училищесында укый, лейтенант дәрәҗәсе ала, Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда катнаша. 19 танк корпусының укчы взводы командиры Фәрит Яруллин Белоруссия өчен барган сугышларда 1943 елның 17 октябрендә һәлак була, Мәскәү-Минск юлында Витебск өлкәсе Новая Тухинь авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән. Татар музыка сәнгате тарихына Ф.Яруллин милли балетка нигез салучы буларак килеп керә. Ул иҗат иткән беренче татар «Шүрәле» балеты (Г.Тукай әкияте буенча; Ә.Фәйзи, Л.Якобсон либреттосы) 1945 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела.
  • Әсәрләре: Симфония (беренче кисәк), Кыллы квартет, Виолончель һәм фортепиано өчен соната, Фортепиано өчен сонатина һәм этюд; скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар: «Иртәнге җыр», «Хыяллар», «Бию көе»; романслар: «Цыгане», «Не пой, красавица, при мне» (А.Пушкин шигырьләре); 20 дән артык җыр: «Егерменче елларда», «Очкычлар», «Комсомолка-партизанка» (Ә.Ерикәй шигырьләре). (Чыганак: Татар энциклопедиясе сайты)
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100