Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗановадан яңа клип: «Башларым әйләнә»

news_top_970_100
Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗановадан яңа клип: «Башларым әйләнә»
Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге битеннән

Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанова «Башларым әйләнә» дигән җырга клипларын тәкъдим итте. Җырчыларның клипларында ир белән хатын кабат бер-берсенә гашыйк булып уйный. 

Яңа клипта Фәрит Таишев официант ролендә һәм ул кафега килгән Ландышка гашыйк була.

Иҗади гаиләнең «Кояшым» җырына төшерелгән клибының сюжеты да шул ук рухта иде. Тик анда такси йөртүче булып «эшләүче» Ландыш машинасын «ремонтлап биргән» клиенты Фәрит Таишевка гашыйк булды.

«Ут», «Нинди матур пар сез. Күптән көттем сезнең яңа клибыгызны», «Туйганчы, баш әйләнгәнче карадым», «Миңа да шундый мәхәббәт насыйп булсын иде», «Сездән начар җыр, клип булмас инде», – дип комментарийлар калдырган яңа клипны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100