news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Габделганиев: «Бизнесын япкан яшь эшмәкәрләрнең 85% эшен кабат башларга җыена»

news_top
Фәрит Габделганиев: «Бизнесын япкан яшь эшмәкәрләрнең 85% эшен кабат башларга җыена»
Фото: © «Татар-информ»

Фәрит Солтанович, бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Яшьләр эшмәкәрлегенә бәйле яңа тикшеренү нәтиҗәләре бар. Әңгәмәне шуннан башлыйк әле. Татарстанда яшь эшмәкәрләр ничек яши?

Мөмкинлектән файдаланып, барлык яшьләрне бәйрәм белән котлыйм. Яшьлек – кыю карарлар вакыты, һәм без күп яшьләрнең бүген эшмәкәрлек юлын сайлавын күрәбез.

Сез искә алган тикшеренүгә килсәк, Корпорация МСП һәм Инвестицион үсеш агентлыгы кызыклы саннар чыгарды. Иң мөһиме: үз бизнесларын япкан яшь эшмәкәрләрнең 85%тан артыгы кабат эшмәкәрлеккә әйләнеп кайтырга ниятли. Алар уңышсыз тәҗрибәне җиңелү түгел, ә кыйммәтле өстенлек итеп карый. Бу яшьләрнең эшмәкәрлек рухын сындырып булмауны күрсәтә.

85% — бик зур сан! Ә нигә алар бизнесларын япканнар соң?

Яшь эшмәкәрләрнең яртысы диярлек – 40%ка якыны – төп сәбәп итеп белем һәм тәҗрибә җитмәүне атый. Бу, бигрәк тә, бухгалтерия, салымнар һәм документ әйләнеше кебек эшләрдә ачык күренә – мәктәптә, кызганычка каршы, моңа өйрәтмиләр.

Шул ук вакытта бизнесларын ябучыларның 50% базарны анализлауга һәм бизнес-план төзүгә артык игътибар бирмәгәннәр, бары тик үз фикерләренә яки танышларының тәҗрибәсенә генә таянганнарын таныган.

Димәк, бизнес өмет өзүдән түгел, ә нигезле белемнәр җитмәүдән ябылган?

Нәкъ шулай! Шуңа күрә бүген Россиядә белем бирү программаларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, «Создай НАШЕ» федераль конкурсы – АСИ, Корпорация МСП һәм «Деловая Россия» уртак проекты – инде илнең барлык төбәкләреннән 11 меңнән артык гариза җыйган. Катнашучылар МСП.РФ платформасында түләүсез уку уза: грант отмасаң да, әзер бизнес-план һәм чын белем белән каласың.

Ә Татарстанда хәлләр ничек?

— Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 35,5 меңнән артык 35 яшькә кадәрге эшмәкәр бар. Бу Россия төбәкләре арасында бишенче урын! Без Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз.

Бу республикадагы барлык шәхси эшмәкәрләрнең өчтән бер өлеше диярлек инде?

Әйе, Татарстандагы шәхси эшмәкәрләрнең өчтән бере – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Шунысы да кызык: шул ук тикшеренү буенча, яшь эшмәкәрләр традицион сәүдәдән китә бара – аларны җитештерү тармаклары һәм үзләренең һөнәри осталыклары белән бәйле өлкәләр кызыксындыра. Ягъни «алдым-саттым» форматы урынына алар технологияләр, креатив индустрия, фән юнәлешләрен сайлыйлар.

Бу республика икътисады өчен яхшы тенденция кебек яңгырый.

Һичшиксез. Фәнни-техник өлкәдә эшәүче 25 яшькә кадәрге шәхси эшмәкәрләрнең саны өч ел эчендә генә дә өч тапкырга арткан. Минемчә, бу бик перспективалы юнәлеш.

Фәрит Солтанович, сез Татарстан бизнес-омбудсмены. Сезнең бурычыгыз – эшмәкәрләрнең хокукларын яклау. Хәзер сезгә нинди шикаятьләр һәм тәкъдимнәр килә? Элек, 2025 елгы отчетыгызда, сез маркировка темасы беренче урынга чыкканын әйткән идегез. Хәзер хәлләр ничек?

Бик дөрес, 2025 елда бу тема беренче урында иде — мөрәҗәгатьләрнең 22% тәшкил итә иде. Бу сорауны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов каршында күтәргәч, ул үз мөрәҗәгатен Россия премьер-министр Михаил Мишустинга җибәрде, нәтиҗәдә эшмәкәрләр алты айлык кичектерү алды. Бу вакыт эчендә Казандагы Эшмәкәрләр йортында маркировка буенча түләүсез ярдәм үзәге ачылды, йөзләгән консультация үткәрелде. Эшмәкәрләр тулысынча диярлек бу сорауны яптылар. Хәзер районнардан берничә генә мөрәҗәгать килә.

Ә хәзер нинди мөрәҗәгатләр күбрәк?

Бүген беренче урында — хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гамәл кылмавына шикаятьләр: мөрәҗәгатьләрнең 23%ы. Без бу сорауны контрольдә тотабыз — безнең хезмәткәрләр һәр атна диярлек районнарга чыга, шәхси кабул итүләр һәм семинарлар үткәрә.

Ә салымнар турында ни әйтәсез? Яшь эшмәкәрләр еш салым системасының катлаулылыгына зарлана.

Монда уңай яклар да бар. Татарстан 2022 елда Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасын – АУСНны керткән беренче төбәк булды. Нәкъ менә бу режимда елга 60 млн сум чиге сакланды – моннан түбән күрсәткеч булганда, НДС түләнми.

2026 елда гади УСНда чикне 20 млнга төшергәч, ун меңләгән эшмәкәр тиз арада АУСНга күчә алды. Бу – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдан күреп, кабул ителгән карары, асылда, бизнесны яклау чарасы булып чыкты.

Әгәр сез яшьләргә, бизнес ачарга теләүчеләргә, бер генә киңәш бирсәгез, нинди?

Киңәш гади: өйрәнергә, ярдәм сорарга оялмагыз. Тикшеренү күрсәткәнчә: яшь эшмәкәрләрнең 59%ы өчен чынбарлык, көткәннәре белән туры килмәгән. Сабыр булырга кирәк, белем һәм әзерлек – тотрыклылык нигезе.

Проблемалар яки хәл итә алмаган сораулар килеп чыкса, алар кая мөрәҗәгать итә ала?

Безнең телефон һәрвакыт ачык: (843) 203-29-08. Тагын Макста «Деловорот» каналына язылырга киңәш итәм. Һәр районда «Минем эшем» үзәкләре эшли – анда документлар, бизнес-план, юридик сораулар буенча ярдәм итәләр. Мин үзем дә даими рәвештә районнарга барам, эшмәкәрләр, шул исәптән яшьләр белән очрашам. Без законлы һәм намуслы эшләргә теләгән һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

Ә бер тапкыр бизнесын япкан, яңадан башларга курккан кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

Бизнесларын япканнарның 85%ы кайтырга тели — бу иң мөһим җавап. Беренче уңышсызлык – ул хөкем түгел, мәктәп. Төп нәрсә – хаталарда өйрәнү, безгә килү, сораулар бирү, ярдәмнән файдалану. Татарстанда бизнесны яклау өчен мохит тудырылган, ә хаталар – ул уңышка баскычлар гына.

Фәрит Солтанович, кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт!

Рәхмәт сезгә! Барлык яшьләргә уңышлар, кыю карарлар телим һәм, әлбәттә, ярдәм сорарга оялмагыз. Без һәрвакыт ачык!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар