Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшин: «Төп закон социаль гаделлек турында игълан итте»

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. 1992 елда республика парламенты, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, Төп законны кабул итү өчен тавыш бирде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Төп законын эшләүдә катнашкан әлеге мөһим вакыйгага үз бәясен бирде.

news_top_970_100
Фәрит Мөхәммәтшин: «Төп закон социаль гаделлек турында игълан итте»

Фәрит Хәйруллович, республика Конституциясен кабул иткәннән соң 30 ел үтте. Бу вакыйгага бүгенге көннән нинди тарихи бәяләмә бирергә мөмкин? Сезнеңчә, республиканың Төп законының тарихи әһәмияте нәрсәдә?

Татарстан Конституциясе әһәмиятен бүгенге көн позициясеннән чыгып бәяләгәндә, шуны танырга кирәк, 1992 елда республика Югары Советы беренче тапкыр сәяси-хокукый документ кабул итте, ул Россия һәм Татарстанның яңа тарихы таләпләренә тулысынча җавап бирде.

Конституциянең үзенчәлеге шунда: ул Татарстан территориясендә яшәүче кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып, беренче тапкыр кабул ителде, төрле милләт, сәяси омтылышлар һәм дин кешеләрен берләштерә алды.

Әлеге бердәмлек нигезендә яңа дәүләтчелек булдыру, социаль һәм икътисади бурычларны хәл итүдә республиканың мөстәкыйльлеген арттыру, Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту, аны демократик хокукый дәүләт, гомумроссия сәяси процессында чын катнашучы итү теләге ятты.

Узган елларда республика Россия Федерациясенең бөтенлеген һәм бердәмлеген, аның халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләрен ныгыту сәясәте үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Берләшүдә – безнең көч, һәм Татарстанның күпмилләтле халкы моны тарихи үсешнең төрле этапларында күп тапкыр исбатлады».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Исебезгә төшерик: Төп закон бик катлаулы сәяси шартларда кабул ителде. Конституцияне кабул итү юлында мөһим адым 1992 елгы референдум булды, анда гражданнарның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген арттыру юнәлешен хуплады. Соңыннан гражданнарның ихтыяр белдерүе Конституциянең беренче маддәсендә теркәлде.

Гомумән алганда, татарстанлылар гамәлдәге Конституцияне барлыкка китерүчеләр булды. Төп документ галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре куллары белән язылды. Аларның барлык тәкъдимнәрен Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән Конституция комиссиясе әгъзалары исәпкә алды. Ике ел эшләү дәверендә Конституция комиссиясенә 5000нән артык гражданнан тәкъдимнәр һәм төгәлләштерүләр керде!

Конституциядә барлыгы 7 раздел, 4 бүлек һәм 126 маддә бар. Аның текстындагы һәр сүзнең үз кыйммәте бар һәм аларның һәрберсе мөһим. Төп закон халык хакимияте, кеше хокуклары һәм иреген, социаль гаделлекне, хакимиятләр бүленешен, дәүләт телләренең тигезлеген, җирле үзидарә органнарының мөстәкыйльлеген, икътисади эшчәнлек иреге һәм Татарстанның сәяси архитектурасын формалаштырган башка нигезләмәләр турында игълан итте.

Конституциягә беркетелгән маддә татар халкын берәштерүгә ярдәм итте. Аның нигезендә, республикадан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, телен үстерүдә, үзенчәлеген саклап калуда ярдәм күрсәтелә.

Бүген Татарстан – икътисадта, мәгарифтә, инновацион җитештерү оешмалары булдыруда амбициоз планнары булган динамик, киләчәккә омтылган төбәк. Хәзерге вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә актив үсә торган әлеге процессларның башында республика Конституциясе тора. Татарстанның күпмилләтле халкы, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен аның тарихи әһәмияте дә шул.

Фәрит Хәйруллович, теге яки бу вакыйганың, фактның мәгънәсен бәяләү өчен, галимнәр кайбер очракларда иң гади фикер экспериментын тәкъдим итә: әлеге вакыйганың юкка чыгуын күз алдына китерергә һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап чыгарырга. Конституцияне безнең тормыштан алсак, нәрсә булачагын күз алдына китереп буламы?

Кызыклы сорау. Конституция, асылда, җәмгыять формалаштыру һәм анда яшәү кагыйдәләре өчен төп документ булып тора. Аналогия ясасаң, ул – бинаның нигезе кебек. Халыкта «нигез ныграк булса, йорт ышанычлырак була» диләр. Конституция кинәт юкка чыкты, дип күз алдына китерергә? Йорт астыннан нигезне алсаң, нәрсә була? Конституциядә күрсәтелгән сәяси һәм закон чыгару нигезләре перспективалы итеп салынган, ә инде нәрсә төзиячәгебез бары тик үзебездән тора.

«1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы, халыкның ихтыярын белдерү нигезендә, республиканың яңа Конституциясен кабул итте».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Республика Конституциясенең федераль Конституциядән бер елга алдан кабул ителүе вакыт таләбе булды»

Татарстан Республикасы Конституциясе федераль Конституциядән бер елга алдан кабул ителде. Аларның мөнәсәбәтләренең тарихы нинди? Алар бер-берсе белән ничек «яшиләр»? Ни өчен ул вакытта республика тагын бер ел көтмәгән?

Һичшиксез, республика Конституциясенең федераль Конституциядән бер елга алдан кабул ителүе заман таләбе булды. СССР таркалу һәм аннан соңгы идеология үзгәреше илдә тирән сәяси һәм икътисади кризиска китерде. Нәкъ менә шул вакытта җәмгыятьнең сәяси реформасы турында мәсьәлә куелды, хәбәрдарлык сәясәте игълан ителде.

80нче еллар ахыры һәм 90нчы еллар башы – Татарстанда гражданнар активлыгы һәм милли үзаң үсеше чоры. Иҗтимагый хәрәкәт тулысынча сәясиләштерелде. Республикада Халык фронтының Инициатив үзәге (ул хәзерге хакимиятнең оппонентларын берләштерде, КПСС диктатурасын бетерүгә чакыра), Татар иҗтимагый үзәге (ул елларда татар милли хәрәкәте лидеры), «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырыла. Бөтен Татарстан буйлап митинглар, пикетлар һәм демонстрацияләр дулкыннары күтәрелде. 1990 елның февралендә Казанда алар көн саен диярлек үткәрелде. Минтимер Шәрип улы Шәймиев ул вакытта КПСС өлкә комитетының беренче секретаре иде. Бу сәяси вазгыятьне ул «үзгәртеп коруның фаҗигале этабы» дип бәяләде.

Мондый катлаулы социаль-сәяси вазгыятьтә республика Югары Советының 12нче чакырылышы эше башланды. Минтимер Шәймиев рәис итеп сайланды.

1990 елның апрелендә СССР Югары Советы автономияләрнең хокукларын шактый киңәйтте, аларга, союздаш республикалар белән бертигез дәрәҗәдә, яңа Союз килешүе төзү буенча сөйләшү процессында катнашу хокукын бирде. Милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда да, суверенизация процессы башланды. Аңа федераль хакимиятнең мөнәсәбәте төрлечә булды. 1990 елның июлендә Казанга сәфәре вакытында РСФСР Югары Советы Рәисе Борис Ельцин: «Суверенитетны күпме йота аласыз, шул кадәр алыгыз», – дигән тарихи фраза әйтте.

Икенче яктан, Татарстанны бераз соңрак «сепаратизм флагманы» (юлбашчысы) дип атый башладылар. Республика алдан игълан ителгән Дәүләт суверенитетын ныгытырга тиешле референдумга әзерләнгәндә, Россия Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатов «Известия Татарстана» газетасына биргән интервьюсында республика җитәкчеләрен һәм Президент Минтимер Шәймиевне Мәскәүгә «тимер читлектә» җибәрергә вәгъдә итте. Бу хәл кыза барды.

«Мәдәни багланышлар милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып тора, аларның нигезләре Конституциядә дә салынган».

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Шуңа да карамастан, без бу мәсьәләне Закон кысаларында хәл итә алдык. Тарихи яктан, вакыйгалар алмашы болайрак иде. 1990 елның 24 августында Казанда Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү таләбе белән митинг узды. Биш көннән соң ТАССР Югары Советы сессиясе әлеге мәсьәләне карауга кереште. Кызу бәхәс купты. Килештерү комиссиясен оештырырга һәм документның һәр маддәсе өчен тавыш бирергә туры килде. 1990 елның 30 августында хокукый акт кабул ителде. 1992 елның мартында референдум үткәрелде, анда күпмилләтле халык республика статусын күтәрүне хуплады һәм Декларация нигезләмәләрен ныгытты. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы, халыкның ихтыярын белдерү нигезендә, республиканың яңа Конституциясен кабул итте.

Соңрак, Россия Федерациясенең яңа Конституциясе проектын эшләү барышында, Татарстан делегациясе Россиянең яңа Төп законында республиканың дәүләт статусы үзенчәлекләрен исәпкә алу кирәклеге турында тәкъдимнәр кертте. Кызганычка, аны Конституция киңәшмәсендә катнашучылар кабул итмәде. Нәтиҗәдә, Татарстан сайлаучылары Бөтенроссия референдумы барышында федераль Конституцияне хупламады һәм шуның белән аңа карата мөнәсәбәтләрен белдерде. Соңрак барлыкка килгән хокукый коллизияләр бу факт белән бәйле иде. Әмма аларны Вәкаләтләрне чикләү турындагы килешү кысаларында хәл иттеләр. 2007 елның июлендә документ озайтылды, һәм аның гамәлдә булуы тәмамланганнан соң, барлык мәсьәләләр дә федераль законнар кысаларында хәл ителә.

Конституцион хокук фәнендә «СССРда Конституция бары тик сәяси характерда булган» дип санала, алар «юридик үзлекле документлар булмаган» дип карала. Ә безнең Татарстан Конституциясе, сезнеңчә, сәяси яки юридик үзлекле документ булып торамы?

Конституция – сәяси һәм хокукый, хәтта идеологик характердагы документ. Конституцияне сәяси-хокукый документ дип атау очраклы түгел.

Барыннан да бигрәк, ул – дәүләтнең Төп законы, аны барлык гражданнар үтәргә тиеш. Моннан тыш, Конституциядә салынган юридик нормалар иң югары кыйммәткә ия. Башкача әйткәндә, кабул ителгән бер закон да Конституциягә каршы килә алмый.

Конституциянең сәяси функциясе дәүләт сәясәте нигезләрен ныгытуда һәм үстерүдә (халык хакимияте принциплары, сәяси күптөрлелек һәм күппартиялелек, гражданнарның төрле сәяси хокуклары һәм ирекләре һ.б.) чагыла.

Һичшиксез, Россия Конституциясе һәрвакыт бары тик сәяси характерда, дип әйтә алмыйм. Конституция – ул декларация генә түгел, ә илнең юридик һәм хокук системасының үзәгендә булган төп документы. Аның нигезендә законнар һәм хокукый актлар кабул ителә.

Татарстан Республикасы Конституциясенә шулай ук өч характеристика да хас – юридик, сәяси һәм идеологик. Моннан тыш, республиканың Төп законы – төрле сәяси һәм иҗтимагый көчләрнең бердәмлек предметы, авыр 1990 елларда ирешелгән компромисс үрнәге.

Ватандашларга мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклауда ярдәм итү

Татарстан Республикасы Конституциясенең 14нче маддәсе тулысынча республикадан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итүгә багышланган. Бу нигезләмә милли үзаң үсешенә, тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ничек тәэсир итте?

Чыннан да, Татарстан шундый берләштерә торган миссияне үз өстенә алды. Эш шунда, татарлар – сан буенча икенче урында торган Россия халкы – шул ук вакытта илебез һәм чит илләрдә дисперс урнаштырылган этносларның берсе. Республика үзен ватандашларга мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклауда ярдәм итүдә күрә.

Татар диаспорасы көчле булган төбәкләргә һәм чит илләргә, ихтыяҗ булганда, татар телен өйрәнү буенча дәреслекләр, методик эшләнмәләр, татар телендә әдәбият җибәрелә. Татарстанда «ТНВ-планета» спутник каналы эшли, ул шулай ук татарларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйли. Ел саен ил төбәкләрендә һәм чит илләрдә безнең Сабантуй уза.

Мәдәни багланышлар милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып тора, аларның нигезләре Конституциядә дә салынган.

Сезнеңчә, республика Конституциясе үзгәрешсез, кагылгысыз була аламы? Аңа үзгәрешләр кертү, теоретик яктан карасак, гадәти практика булырга мөмкинме?

Татарстан Республикасы Конституциясе гамәлдә булган 30 ел эчендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында 16 закон кабул ителде. Аларның бер өлеше федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгәнен исәпкә алсак, бу күп түгел, дип саныйм.

Закон чыгару инициативасы субъектларының кайбер хокукларын киңәйтә торган үзгәрешләр бар. Аерым алганда, Төп законны үзгәртү аша без республика прокурорына һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә закон чыгару инициативасы хокукын бирдек, Дәүләт Киңәшчесенең Татарстан Президенты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнүен керттек.

«Яңа буында төгәл хокукый караш, кеше хокукларын хөрмәт итү һәм законнарның тайпылышсыз үтәлеше формалашырга тиеш».

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Төп Закон кешеләрнең өметләренә яраклашып үзгәрергә мөмкин»

Шуңа да карамастан, бүген Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү котылгысызмы?

Татарстан Конституциясе гамәлдә булган 30 ел эчендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында законнар кабул ителде, бу – хокукый мәйданның үзгәрүе белән аңлатыла.

Россия Конституциясенә федератив төзелешкә, Президентка, парламентка, хөкүмәткә, суд хакимиятенә, прокуратурага һәм җирле үзидарәгә кагылышлы 206 үзгәреш һәм өстәмә кертелде. Әмма иң мөһиме – илнең Төп законы кеше хокукларына ориентирны көчәйтте, аерым алганда, хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш, дип билгеләде, пенсияләрне, социаль түләүләрне мәҗбүри индексацияләү гарантияләрен, гомуми пенсия белән тәэмин итүнең төп принципларын раслады.

Республикада хәзер ТР Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тиешле эш алып барыла, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе өйрәнелә, федераль үзәк белән консультацияләр үткәрелә. Бу эшне регламент срокларында төгәлләргә планлаштырабыз.

Гомумән алганда, төп Закон, теләсә нинди документ кебек үк, үзгәрә ала, әмма катгый рәвештә кешеләрнең өметләре, гражданнарның үз киләчәге һәм иленең киләчәге турындагы күзаллаулары нигезендә генә үзгәрергә мөмкин, дип саныйм. Конституция – тере документ, ул җәмгыятьтәге үзгәрешләргә сизгер рәвештә җавап бирә. Конституция – ниндидер юридик константа, дигән фикер, минемчә, ялгыш. Бу аеруча тарихи мисалларда күренә. Советлардан соңгы кайбер илләрдә, 2020 елдан башлап, иң мөһим сәяси-хокукый вакыйгалар нигезендә конституцион үзгәрешләр дә бара. Ике ел элек Төркмәнстанда конституцион реформа тәмамланды. Быел Белоруссия һәм Казахстан Конституцияләренә үзгәрешләр кертелде. Ел ахырына кадәр Үзбәкстанның Төп законы да яңартылыр, дип көтелә.

Безнең сөйләшү Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үтә. Хәзерге заманда XVII гасырның вакыйгаларында салынган мәдәни һәм тарихи код заманча шартларда аерым яңгыраш ала, дип уйламыйсызмы? Бу бәйрәм бит алар хөрмәтенә булдырылган.

Әйе, искәртеп узабыз, без 4 ноябрьдә билгеләп үтә торган әлеге дәүләт бәйрәменең килеп чыгышы – 1612 елгы героик вакыйгаларга бәйле. Ул чакта халык ополчениесе Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан азат иткән, шуның белән, куркыныч алдында милләтнең бердәмлеге үрнәген күрсәткән.

Безнең өчен, өченче меңьеллыкта яшәүчеләр өчен, әлбәттә, бу вакыйгалар бик ерак. Ләкин без төгәл беләбез: хәзер яңа буын үсә, аларда төгәл хокукый караш, кеше хокукларын хөрмәт итү һәм законнарның тайпылышсыз үтәлеше формалашырга тиеш.

Безнең ил дә бүген авыр вакытлар кичерә. Ләкин Россия һәрвакыт үз позицияләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен юллар тапты. Нәкъ менә хәзер бөтен җәмгыятебезне берләштерүне тәэмин итү, бердәмлегебезне күрсәтү, ил җитәкчелеге кабул иткән карарны хуплау бик мөһим. Берләшүдә – безнең көч, һәм Татарстанның күпмилләтле халкы моны тарихи үсешнең төрле этапларында күп тапкыр исбатлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100