Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанның иң күп укучы төбәкләрнең берсе булуы горурлык хисе уята»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
«Хөрмәтле журналистлар, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия сәнәгате хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
«Нур» беренче татар газетасының дөнья күрүе милли вакытлы басманы үстерүгә көчле этәргеч булды. Ул 1905 елда Санкт-Петербург шәһәрендә бөек мәгърифәтче, галим, язучы һәм журналист Гатаулла Баязитов тырышлыгы белән чыга башлый. Шушы тарихи вакыйгадан соң узган 120 ел дәвамында газета һәм журналлар, телевидение һәм радио, күпсанлы интернет басмалар татарстанлыларның көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Безнең массакүләм мәгълүмат чараларының югары һөнәри осталыкка ия булуы һәм җаваплылыгы, Татарстанның Россия Федерациясе регионнары арасында иң күп укучы төбәкләрнең берсе булуы бездә горурлык хисе уята.
Республика массакүләм коммуникацияләр чаралары традицион рәвештә гавами хакимият органнары белән нәтиҗәле сөйләшү һәм тыгыз хезмәттәшлек мохитендә эшли. Дәүләт ярдәме милли матбугатны, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын саклау һәм үстерү мөмкинлеген бирә. Журналистлар, мөхәррирләр, нәширләр, полиграфистларның җентекле һәм тырыш хезмәте миллионнарча ватандашларыбызга көн кадагындагы мәсьәләләрне һәрьяклап яктырткан, социаль әһәмияткә ия булган һәм төрле контентны үз эченә алган сыйфатлы басма һәм электрон продукцияне тиз арада алырга ярдәм итә.
Кадерле дуслар! Бәйрәм көнендә Татарстан медиаҗәмәгатьчелегенә хакыйкатьне җиткерүгә омтылышыгыз, төрле дәрәҗәдәге сайлаулар, республикада узучы зур форумнар яисә массакүләм чаралар кебек иҗтимагый-сәяси тормышның мөһим вакыйгаларын профессиональ яктыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Укучыларыгызга карата гадел һәм ихтирамлы булуыгыз, сайланган һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз, иксез-чиксез мәгълүмат дәрьясында иң төп әйберне ишетә һәм күрә белүегез дә рәхмәт сүзләренә лаек.
Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар, акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр, югары тираж һәм рейтинглар, һәрвакыт укучыларыгызның ярдәмен тоеп эшләвегезне телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.